Отчет Главы Новоибрайкинского сельского поселения

15 августа 2016 г., понедельник

13.08.2016 г. в Новоибрайкинском сельском поселении состоялся сход граждан. В сходе приняли участие: Глава Аксубаевского муниципального района – Гилманов Камиль Камалович,  представители Совета и Исполнительного комитета, служб района. В повестку дня были включены два вопроса:

1. Отчет главы Новоибрайкинского  сельского поселения за 1 полугодие 2016 года.

2. О Стратегии социально-экономического развития Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан на 2016 – 2021гг. и плановый период  до 2030 г.

По первому вопросу выступил Кабиров Фахим Хаматович – Глава Новоибрайкинского сельского поселения.

Хәерле көн хөрмәтле Камил Камалович, кадерле  кунаклар, депутатлар һәм авылдашлар!

 

   Яңа Ибрай авыл җирлеге территориясендә 2016 нче елнын 1 нче августына 1504 кеше исәпләнелә. Шуларның 803е хатын кыз, 701е ир-ат. 460 йорт исәпләнелә, 18 яшькә кадәр 202 бала, шуларнын 51е мәктәп яшенә кадәр, 106е мәктәп укучысы, 72е студентлар 2 егетебез армия сафларында, 2 егетебез армиядэн исән сау хезмәт итеп кайтылар, 549 пенсионер, 4 сугыш ветераны, 8 вдова, эшче яшендәгеләр 646 кеше. Шуларнын бугенгесе көндэ барысы 168 кеше авыл территориясендә эшли, шуларнын 90 е »Аксу Агро», 19 кеше шәхси эшмәкәрләрдә, бюджетта 89 кеше, фермер Сулеймановта И.Г 5 кеше, МЧС та 11 кеше эшли. Нефтянникларда 11,  вахта юлы белән эшләучеләр 25 кеше. Җирле үзидарә территориясендә 7 соц. работник эшли, алар барысы 45, ә пенсион фонд аша 36 кеше 82 булышчысыз калган өлкәннәрне карыйлар.

    Быел барлыгы 6 бала туган, 16 кеше улгән.

    Авылда балалар бакчасы, тулы 11 еллык мәктәп, авыл мәдәният йорты эшләп килә һәм шулай ук авыл халкына  почта,  ФАП, сбербанк булеге, газ хезмэте, 6 кибет, пилорама хезмәт курсәтә.

   Күп халыкның керем өлешен терлек үстереп ит сату, сөт, май, эремчек, йомырка, бал, бәрәнге, суган һәм башка авыл хужалыгы продуктлары сату тәшкил итэ. Шул сатудан 5млн 200 мен сумм табыш күргән. 2016 нче елда 3800 ц. сөт житештерелгән, шуның 1560 ц.сатылган, бу уртача бәя белән санаганда 3 млн. сумлык, бугенгесе кэндэ кэненэ 600-700 литр сөт жыела. Бу эшне башкаручы Сабиров Жәүдәт, халыкка сөт өчен 1 литрга 15 сумнан тулысы белән  расчет ясый бара. Сөт тапшыру күп семьяның керем өлешен тәшкил итә.

     Янгын сүндерү постында эшләүче егетләрдә үз вазыйфаларын тырышып үтиләр.

     Дөньяда барган чуалышлар, илдәге кризис үзен нык сиздерә дип пошынырга безнен авыл жирлегендэ җирлек юк дип эйтергә була. Дәүләт башлыгыбыз Рөстәм Нургали улы Миннехановның авыл җирлекләренә булган игътибары кимемәде. Авылны алга җибәрү өчен каралган программалар эшләвен дәвам итте һәм хэзер дә дәвам итә.

    2016 елга аяк басканда тормышка ашырып булырмы икән дип икеләнгән эшләребезнең күбесен эшли алдык. Сүземне референдумнан башлыйсым килә. Үзара керем (самоблаҗение) акчасын җыю буенча уздырылган референдумда халык бик актив катнашты. Авылдашларның күбесе бу эшне төптән аңлап эш итте. Халык ярдәме белән 1июльгә 243 мең 500 сум акча жыеп алынды. Дәүләт үз чиратында ул акчага өстәп 974 мең  сум акча күчерэчэк. Бу акчаларга референдумда каралган барлык эшлэр дэ эшлэнэчэк.

   Быел да иң зур бәйрәм –Бөек җиңүнең 71 еллыгы бик зурлап билгеләп үтелде. Сугыш һәм тыл ветераннрына ярдәм итү, алар белән аралашып тору эшендә мәктәп, авыл советы күп эшләр алып барды. Авылыбызда 4 сугыш һәм 8 ирлэре сугышта улучелэрнен семьялары яши.

  9 май көнне митинг уздырдык. Мәктәп коллективы тарафыннан оештырылган “Үлмәс полк” күренеше авылдашларның һәм кайткан кунакларның йөрәген тетерәндерде.

   Куп кенә спонсорларыбыз җиңү бәйрәмен үткәрергә үз өлешләрен керттеләр.

      Авылыбызда яшәү шартлары начар дип әйтеп булмый. Нигездә авылның күпчелек кешесе эш белән тәэмин ителгән. Халыкны эш белән тәэмин итүдә ООО”Аксу Агро“ генераль директоры Вәлиҗан Миншакировичка, КФХ җитәкчесе Сөләйманов Ильяска, халыктан сөт җыеп сыр ясаучы, үзенең коптильные булган Сабиров Җәүдәткә, пилорама тотучы Мотыгуллин Нургали абыйга, кибет тотучы эшмәкәрләргә рәхмәтемне җиткерәсем  килә. Күп кенә гаиләләр терлек асрап, кош – корт үстереп тормышларын ярыйсы гына алып баралар.

   Авыл халкына хезмәт күрсәтү буенча да эш елдан – ел яхшыра. 6 кибет ялсыз, обедсыз эшли. Кибетләрдә ассортимент яхшы. Кибетче кызлар эшне җиренә җиткереп башкара. Кибет хуҗалары товарны вакытында кайтара. Шул ук вакытта авылда нинди генә бәйрәм булмасын – алар беренче спонсорлар. Авыл халкы һәм үземнең исемемнән аларга бик зур рәхмәтемне белдерәм.

  Җәй җитсә чүп урыннарын тэрттерү проблемасы килеп баса. Бу проблеманы нефтянниклар белән хәл итәргә тырышабыз. Ләкин бу эшләрне эшләү җиңел генә түгел.

  Эш белән беррәттән бәйрәмнәрне, гореф гадәт, йолаларны да матурлап бәйрәм итәбез. Сабан туе, җиңү кэне, яңа ел, 8 март халык ара хатын кызлар бәйрәмнәре, “Өлкәннәр көне”, “Әниләр көне”, “Ураза гаете”, “Корбан гаете”көннәре зурлап билгеләп үтелде. Бәйрәмнәрдә үзешчән артистларыбызның чыгышлары ямь өстенә ямь өстәде. Бу эшләрне экран да күрә аласыз.

Авыл халкы сәләмәт яшәү рәвеше алып барырга тырыша. Өлкәннәр белән беррәттән яшьләребез дә җомга намазына йөри, мәдрәсәдә балалар белән беррәттән өлкәннәребез дә дин сабаклары үзләштерә. Форсаттан файдаланып муллаларыбызга, мәдрәсә дә уку өчен бөтен уңайлыкларын булдырган мәдрәсә җитәкчесе Йосыф абый Мортазинга. Ветераннар җитәкчесе Шәүкәт абый Кәбировка да зур рәхмәтемне белдерәм.

Шулай ук авыл халкының спорт белән шөгыльләнүен дә тәэмин итәргә тырышабыз. Клуб бинасында волейбол уйнау өчен мәйданчык булдырылды. Һәр көн кичләрен авыл яшләре, мәктәп укучылары, бәйрәм тирәсендә студентлар җыелышып волейбол, тенис, шашка, шахмат уйныйлар. Яңа ел бәйрәмнәрендә авыл беренчелегенә  волейбол, тенис ярышлары үткәрдек.

Проблемалар да юк түгел. Җәй җитсә су котлыгы килеп баса. Су челтәре искергән, трубалар үз алдына сына. Авыл эчендэге юллар ремонтлау, мэктэп янындагы купер авария хэлендэ. Киләчәктә  бу проблемаларны хэл итэсе иде. Хөрмәтле Камил Камалович безгә бу проблеманы чишәргә булышсагыз, без Чәтрәнлеләр сезгә бик рәхмәтле булыр идек.

Электр челтәренә башланган реконструкцияне былтыр финанс булмау сәбәпле тукталды, быел эшләп булмасмы икән Марат Рахимҗанович. Шуның аркасында урам утларында тиешлечә көйләп булмый.

Гомумән алганда, бер – беребезне аңлашып, ярдәмләшеп яшясәк, эшләсәк чишелмәслек мәсьәләләр юк. Барыгызныңда эшендә уңышлар, гаиләләрегездә тынычлык, исәнлек телим.

Быел 18 нче сентяьбрьдэ россия Федерациясе Дэулэт Думасына депутатлар сайлау булачак, шул унайдан барыгызны шул сайлауларда актив катнашуыгызны сорыйм.

По второму вопросу выступил Муратшин Ильшат Исмагилович, первый заместитель Руководителя Исполнительного комитета. Он ознакомил присутствующих со Стратегией социально-экономического развития Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан на 2016 – 2021гг. и плановый период  до 2030 г.

 

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International