Республиканың туган көнен

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Кече һәм олы яшьтәге төрле артистларның күп булуы кичке бәйрәмне тагын да бизәде.

Аксубайның төп мәйданы кичке 7 сәгатьтә халык белән тулды. Балалары, гаиләләре белән килделәр. 

Районда татарлар, чуашлар һәм русларның дус-тату яшәп, илебезнең чәчәк атуы өчен тырышлык куюларын гәүдәләндергән “Татарстанның оешма чәчәге“ биюе бәйрәмне ачып җибәрде. Аннан соң өч телдә сәламләү сүзләре яңгырады һәм район җитәкчелеген татар бавырсагы, рус күмәче һәм чуашларның сара эчемлеге белән сыйладылар.

– Бәйрәмгә килгән аксубайлыларны һәм район кунакларын сәламләвемә шатмын, – дип белдерде Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов. – Районда юллар, клублар төзелә, спорт мәйданчыклары һәм башка бик күп объектлар пәйда була. Без бер максат белән эшлибез – район халкына, яшь гаиләләргә уңайлы шартлар булдыру. Без 22 программада катнашабыз. Һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка барлык башлангычларыбызда ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәт белдерәсе килә. Безнең игенчеләр 70 проценттан артык уңышны җыеп алдылар инде. Безнең спортчылар дөнья дәрәҗәсендәге ярышларда  район данын яклап, Аксубайны еракларда таныталар. Мәдәният хезмәткәрләре төрле Бөтенроссия бәйрәмнәрендә катнашалар. Без барлык юнәлешләр буенча да үсеш алабыз. 

Район башлыгы барысына да исәнлек, иминлек һәм яхшы кәеф теләде. Аксубай районы кураторы, яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Алмаз Минеголов  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау юлламасын укыды, халыкны республиканың туган көне белән котлады, оптимизм һәм тагын шулай алга таба да үсеш алырга дип теләде.

Республика көнендә “Аксубай районының Мактаулы гражданины“ исемен бирү матур гадәткә әверелде.

Быел әлеге мактаулы исемгә Әфрәим Кузюров һәм Хәлим Әхмәтҗанов ия булдылар.

Әфрәим Хәлиулла улы гади колхозчыдан халык суды рәисенә кадәр авыр хезмәт юлы узган. Һәрвакыт җаваплы вазифаларны башкарган, Аксубай халык суды һәм Алексеевск район суды Рәисе вазифаларында ул 15 ел хезмәт куйган. Бүгенгесе көндә аның 6 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар.

 

Хәлим Сафин улы үзенең туган хуҗалыгында 42 ел зоотехник булып хезмәт куйган. Ул авылның җәмәгать эшчәнлегендә актив катнаша. Сайлаулар, халык җыеннары, территорияләрне җыештыруда актив катнашучы һәм алыштыргысыз ярдәмче булып тора. Хезмәттә яхшы нәтиҗәгә омтыла, авылдашлары арасында хөрмәт һәм ихтирам  казанган.

Татарстан – ул гаилә йолаларын, гаилә кыйммәтләрен саклаучы территория. Гаилә ядкарьләре буыннан буынга тапшырылып, кадерләп сакланып килә. Рәмзия һәм Әхтәм Насретдиновлар гаиләсе җыелучыларны бәйрәм белән котлап, яшь парларга хәер-фатихаларын бирделәр. “Уйна, гармун“ фестивалендә катнашкан Евгений Копаневка, Елена Охотниковага, Эдуард Ильинга һәм Василий Воронинга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Яраткан артистлар күңелләргә хуш килгән номерлары белән кабат шатландырдылар. “Фантазия“ һәм “Денс-тайм“ хореография төркемнәрен, мәдәният бүлеге җырчыларын да билгеләп үтәргә кирәк. Алар бәйрәмне якты, тантаналы һәм эчкерсез  иттеләр. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.


Ольга МАКАРОВА. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International