ГО буенча күнегүләр үтәчәк

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

4 октябрьдән алып 6 октябрьгә кадәр гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб күнегүләре үтә. 

Гражданнар оборонасы буенча гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта башкарылырга тиешле чараларны үткәрүне оештыруны кабатлау булачак.

Укуның иң мөһим бурычларының берсе – гражданнар оборонасы буенча чаралар үтәүдә оештыру белән идарә итүне кабатлау, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юк итү, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне юк итү буенча практика эшләрендә идарә органнарын һәм бөтен дәрәҗәдәге оборона көчләрен тикшерү.  Штаб күнегүләрендә совет һәм башкарма комитет, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләре директорлары, шулай ук предприятиеләр җитәкчеләре катнашачак.

Источник

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International