Бәйрәм кебек ярминкә

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Үткән шимбәдә Казанның агросәнәгать паркында кабаттан авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Анда Аксубай районы продукциясе киң ассортиментта тәкъдим ителде. Көзге көйләр астына матур ибзәлгән сәүдә рәтләре ерактан ук сатып алучыларны чакырып торды. Ярминкә кунакларын рус, татар, чуаш милли костюмнарына киенгән үзешчән артистлар каршы алды. Ярминкә мәйданы бәйрәм мәйданына охшап китте. Районның мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында матур җырлар яңгырады. Безнең районга бирелгән мәйданда 20дән артык сәүдә ноктасы сату итте. Авыл җирлекләре җирле крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар продукцияләрен саттылар: яшелчәләр, җиләк-җимешләр, бәрәңге, бал, ит, сөт. Болар барысы да һәм шулай ук “Актай“ ҖЧҖ пешергән икмәк, кулинария әйберләре уңышлы сатылды. “Аксу Агро“, “Аксубай“, “Актай“ агрофирмалары, “Сөлчә“ ҖЧҖ үз продукцияләрен яхшы саттылар.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International