Бергә старт алдылар, өченче булып килделәр

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Аксубай йөзүчеләре Кама аръягы зонасыннан килгән яшьтәшләре белән Чистайда узган спорт бәйрәмендә бергә старт алдылар.

Ярышлар шулай аталды да – “Бергә старт алабыз“. Аксубай командасын ДЮСШ тренерлары Михаил Федоровның, Яков Крюковның һәм Геннадий Леонтьевның иң нәтиҗәле тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте. Һәм балалар “Дельфин“ йөзү бассейнында күнекмәләрдә алган белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Составында Гүзәл Шәязданова, Әдилә Хәмидуллина, Алина Федотова, Юлия Мигачева, Виктор Белов, Илсаф Хәмидуллин, Денис Капитонов һәм Илһам Сингатуллин булган команда бердәмлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте. Нәтиҗәдә зональ ярышларның өченче призеры булды. Дельфинлыларның спорт ганимәтләре копилкасына приз кубогы һәм медальләр өстәлде.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International