Язмышка бирешмәгән

2017 елның 27 октябре, җомга

Ямбай авылында гомер кичерүче Минхәйдәр Миниша улы Дәүләтшин туган көнен билгеләп үтте.

Аңа кырыс сынаулар аша үтәргә туры килә. Әтисен репрессияләгәндә Минхәйдәргә тугыз яшь була.

– Август кичләренең берсендә ишеккә каты итеп шакыдылар, – дип сөйли юбиляр. – Тикшерүчеләр әтине алып киттеләр. Без аны башка күрмәдек. Бу вакытта әни алтынчыга авырлы иде.

Туксанынчы елларда гына әтисенең ялган әләк җиткерү буенча кулга алынуы һәм корткычлыкта гаепләнүе, 1937 елның 6 сентябрендә атып үтерелүе ачыклана. 

 

Әниләре Мәхрүзә алты баланы ялгызы үстерә, Минхәйдәр гаиләдә икенчесе була. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, ул колхозда бил бөгә башлый. 1944 елда армиягә алалар. Чекист булып хезмәт итә, хәрби әсирләрне саклый. 1951 елда туган авылына кайта.

Минхәйдәрне Лаеш техникумына укырга җибәрәләр.  Тормыш иптәшен дә шунда очрата – гүзәл кыз Вәсимә тракторчыга укый. Ямбай авылында алар бергәләп йорт җиткезәләр, сигез балага тормыш бүләк итәләр.

Минхәйдәр Миниша улы Аксубай МТСта тракторчы, аннан ары туган колхозында механизатор, управляющий, кладовщик, хезмәткәр булып эшли, эш производствосын, профсоюз эшләрен алып бара. Лаеклы ялга чыккач та умартачылыкта эшләвен дәвам итә. 75 яшь тулгач кына эштән туктый.

 

– Әти бик тә гыйлемле иде, – дип сөйлиләр балалары, –  гариза язуда, хисап тутыруда ярдәм итүен сорап авылдашлар еш киләләр иде. Әти беркемне дә кире бормады.

– Ул вакытта кешеләр бер-берсенә ярдәм кулы сузалар иде, – дип дәвам итте әңгәмәне Минхәйдәр абый. – Хәтерлим әле, урман кисүчеләрне кунарга кертүне үтенделәр. Үзебезнең сигез бала, алар – сигез ир-ат. Кичке ашны ике табын булып ашый идек. Шуның өстенә, урман кисүчеләр иртә белән коры, җылы киемнәр киеп үз эшләрен дәвам итсеннәр өчен, төнлә аларның киемнәрен, итекләрен киптерергә кирәк.

– Минхәйдәр Миниша улы – хезмәт сөючән кеше, намуслы белгеч булды, – дип сөйләде аны юбилее белән  котларга килгән Евгений Копанев. – Авыр сынау аны сындыра, күңелен кырысландыра алмаган. Ул теләсә кайсы мизгелдә ярдәмгә килергә әзер булган чын дус булып калды.

 

Ветеранны котларга бөтен гаиләләре белән җыелганнар. Район үзәгеннән килгән кунакларны капка төбеннән татар җырлары белән каршы алдылар.

– Сез сугыш кичергән, сугыштан соңгы елларда илебезне торгызуда армый-талмый хезмәт куйган буын кешесе. Сез Ватан өчен көрәштегез, аның иминлеге өчен сәламәтлегегезне дә, вакытыгызны да кызганмадыгыз, – дип белдерде үзенең котлау чыгышында башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илшат Моратшин. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештерде, балаларын, 16 оныгы һәм 16 оныкчыгын шатландырып тагын озын-озак яшәргә дигән теләкләрен җиткереп, район җитәкчелегеннән чәчәкләр, күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырды.
Ольга Макарова. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International