“ТАТМЕДИА“ АҖ һәр язылу кампаниясендә бәйге оештыра һәм үзенең әбүнәчеләренә призлар бүләк итә.

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

“ТАТМЕДИА“ АҖ  һәр язылу кампаниясендә  бәйге оештыра һәм үзенең әбүнәчеләренә призлар бүләк итә.

 

Агымдагы елның икенче яртыеллыгына “ТАТМЕДИА“ басмаларына язылу нәтиҗәләре буенча иң актив язылучылар арасында чираттагы тапкыр призлар уйнатылды. “Языл һәм телевизор от“ бәйгесендә катнашу өчен “ТАТМЕДИА“ АҖнең кимендә 3 басмасына язылырга һәм квитанцияләр күчермәсен юлларга кирәк иде.

 

Бу шартларны төгәл үтәгән һәм призлар уйнатуда катнашуга хокук алган әбүнәчеләр арасында безнең район мөгаллимнәре – Аксубай 2нче мәктәбенең тарих укытучысы Геннадий Валерьевич Горбунов һәм Түбән Татар Майнасы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнүзә Госман кызы Гафиятуллина да бар. Фәнүзә Госман кызын, Аксубай районыннан зур суммага подписка рәсмиләштерүче буларак, икенче тапкыр бүләк белән билгеләп үттеләр. Бүләкне аңа “ТАТМЕДИА“ АҖ филиалы район гәзите җитәкчесе-баш мөхәррире Айдар Моратшин, ул эшләгән Түбән Татар Майнасы мәктәбендә, алга таба да акцияләрдә катнашып, төп приз – телевизор отарга насыйп булсын, дигән теләкләрен җиткереп тапшырды һәм укытучыларны гына түгел, мәктәп укучыларын да бәйгедә катнашырга өндәде.

 

– Район гәзитен ничә ел алдырганыбызны хәтерләмим дә инде, безнең  анардан аерылганыбыз юк, – дип бүлеште Фәнүзә Госман кызы. – Район хәбәрләреннән башка ничек яшәргә кирәк? Район гәзитен бер хәрефен дә калдырмый укып барабыз. Гәзит уку ул үзенә күрә бер йола, аны интернеттан алынган хәбәрләргә алмаштырып булмый. Укытучы буларак үземә дә, балалар өчен дә ярдәм йөзеннән республика гәзит-журналларын алдырам, бик күп укыйм.

 

Исегезгә төшереп үтәбез, 2018 елның I яртыеллыгына “ТАТМЕДИА“ АҖ басмаларына язылу кампаниясе дәвам итә. Сез “Сельская новь“, “Авыл таңнары“, “Ял пурнасе“ район гәзитләренә почта бүлекләрендә һәм хат ташучылар аша языла аласыз. Гәзит укучыларның һәркайсының акциядә катнашу һәм приз оту шансы бар. Ә бит төп приз – телевизор.


Людмила Жаренова

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International