Мәшгульлек үзәгендә эксперт советы эшсез гражданнарның бизнес-планнарын карады.
Алга таба аларга эшмәкәрлек эшчәнлеге алымында үзмәшгульлекне оештыруда финанс ярдәме күрсәтелер дип көтелә. Ике эшсез граждан түбәндәге юнәлешләрдә үзләренең бизнес-планнарын якладылар: йөк ташу буенча автотранспорт хезмәтләре күрсәтү һәм тантаналарны музыка белән тәэмин итү.
Эшмәкәрлек эшчәнлеген теркәү процедурасы өчен ике план да дәүләт салым инспекциясенә җибәрелгән.
Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.