Имамнар утырышы үтте

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Аксубай районының үзәк мәчетендә имамнарның киңәйтелгән утырышы булып үтте.

 

Бу көнне район мөселманнары белән очрашуга ТР Мөселманнар диния нәзарәте вәкилләре – территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәлалетдинов һәм ТР Мөселманнар диния нәзарәте юристы Айрат Билалов килде.

 

Көньяк төбәк казые – Аксубай районы имам мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров озатуында алар район башлыгы Камил Гилманов белән очраштылар. Алар бергәләп мөхтәсибәттә дини өлкәдәге хәлләр,  уртак проблемалар һәм бурычлар турында сөйләштеләр. Камил Камал улы Равил хәзрәт Зөфәров җитәкчелегендәге район мөхтәсибәте эшенә бәя бирде һәм республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга дини эшчәнлектә бөтен яклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Алга таба үзәк мәчеттә район имамнарының мөхтәрәм кунаклар катнашында җыелышы башланды.

 

Равил хәзрәт Зөфәров мөхтәсибәттә башкарылган эшләр хакында кыскача бәян итте. Беренче тапкыр уздырылган  мөселман  балалар Сабан туе агымдагы елның иң мөһим чарасы булды. Мансур хәзрәт Җәлалетдинов алда торган максатлар һәм бурычлар турында сөйләде. Шулай ук мөхтәсибәтнең эшенә һәм район җитәкчелеге белән үзара хезмәттәшлеккә  югары бәя бирде. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин үз чыгышында яшьләргә тәрбия бирүгә, тулаем халык белән эшләүгә бәйле уртак эшне билгеләп үтте.

 

Юрист Айрат Билалов  имамнарга юридик ликбез үткәрде. Алар биргән күп кенә сорауларга җавап бирде, канундагы үзгәрешләрне аңлатып үтте.

Районның имам-хатибларына таныклыклар тапшыру очрашуның күңелле мизгеленә әверелде.

 

Очрашу бергәләп гыйбадәт кылу белән төгәлләнде, аксакаллар һәрчак ярдәм кулы сузганнары өчен район башлыгы Камил Гилмановка һәм АТУТ директоры Фәрхат Аюповка рәхмәтләрен белдерделәр.


Айдар Моратшин. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International