Кикбоксчылар уңышы

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә С.П. Титов исемендәге Яр Чаллы КБК призына яшүсмерләр арасында кикбоксинг буенча II республика турниры узды.

Ярышларда Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 120 спортчы катнашты.

 

Аксубайдан 8 спортчы “Бумажник“ ял базасында яшәделәр, шөгыльләнделәр һәм җиңүчеләр исеме өчен көрәштеләр. Аларның 7се призерлар булдылар. Данил Петров 33 килограмм авырлык категориясендә турнирның алтын бүләген алды. 30 килограмм авырлык категориясендә Данил Прокопьев, 28 килограмм авырлык категориясендә Замир Дәүләтгалиев, 42 килограмм авырлык категориясендә Никита Камышов икенче урыннарны яуладылар. Ярышларның бронза призерлары – Алексей Мошков (32 килограмм), Илья Мясников (39 килограмм) һәм Замирның абыйсы Дамир Дәүләтгалиев (36 килограмм).

 

Нигездә, бөтен көрәшчеләр дә Аксубайның 2нче мәктәбеннән, Алексей Мошков – 3 нче мәктәп вәкиле. Призерларны грамоталар һәм махсус призлар белән бүләкләделәр. Бу – спорт шлемнары, битлекләр. Аннан тыш мондый ярышларда республика җыелма командасына вәкилләр сайлана. Шулай итеп 12 яшьлек Данил Петров һәм Илья Мясников Татарстан җыелма командасына кандидатлар булдылар.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International