Сәламәтлегебез үзебезнең кулда

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Өлкән яшьтә дә кеше  актив, мавыктыргыч һәм кызыклы була ала.

 

Безнең районның өлкән кешеләренең үзләрен ничек тотуларына карап, бу һич кенә дә арттыру түгел, дип әйтәсе килә. Алар мәдәниятта да, спортта да – алгы сызыкта. 

 

“Юность“ универсаль спорт залында өлкән яшьтәгеләр өчен “Актив пенсионерлар союзы“ төркеме оешты. Уртак занятиеләрдә алар физик әзерлек буенча барлык комплексларны да үтиләр. Аңа гимнастика, тренажерлар залында шөгыльләнү, йөзү керә. Спорт-сәламәтләндерү төркеме катнашучылары үз өсләрендә киеренке эшлиләр. Шул рәвешле, сәламәтлекләренә эмоцияләрне һәм позитивны да күбрәк өстиләр. Гомумән, сәламәтлек өчен нәрсә кирәк һәм файдалы – барысын да үтиләр. Төркемне педагогик хезмәт ветераны Лидия Горбунова җитәкли.  “Актив пенсионерлар союзы“ оешканнан алып биш ел узган. Һәм бу беренче юбилейлы датаны да  алар спорт бәйрәменә багышладылар. Спорт залында бу көн шатлыклы мохиттә үтте. Тантана сценарие сәламәтләндерү программасының барлык мизгелләренә дә кагылды, әдәби монтаж да әзерләнгән иде хәтта. Төркем катнашучыларына кунакка рәсми затлар да килде.

 

– Сезнең барыгызны да сәламәт, яшь, көчле, күтәренке рухта күрүемә шатмын, – дип сәламләде пенсионерларны район башлыгы Камил Гиманов. – Сезнең күбегез белән без бергәләп район иминлеге өчен хезмәт куйдык. Сезнең уртак шөгыль табуыгызны, аралашуыгызны күреп күңел сөенә. Бер теләк бар: физкультура занятиеләренә пенсионер-ир-атлар да актив кушылсыннар иде.

 

– Безнең ветераннар зональ, республика дәрәҗәсендәге ярышларда район данын лаеклы яклыйлар, – диде ПФР Идарәсенең Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Владимир Тимофеев. – Агымдагы елның язында пенсионерларның республика ярышларында Аксубай командасы беренче урынны алды!

 

Тантаналы мизгел килеп җитте: тамашачыларның көчле алкышлары астында район җитәкчесе Камил Гилманов лидерларга – Аксубай районы пенсионерларының җыелма командасына “алтын“ кубок һәм грамота тапшырды. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин, команда әгъзаларына алга таба да уңышлар теләп, медальләр тапшырды.

 

– Сезнең яшәү рәвешегез балаларыгыз һәм оныкларыгызга үрнәк, – дип билгеләп үтте ул.

Рәсми өлешне спорт комплексы директоры Радик Мостафин дәвам итте.

 

– Без өлкән буынның спорт залында нинди тырышлык белән шөгыльләнүен  зур канәгатьләнү белән күзәтәбез. Алар уңышларга ирешәләр, шулай да яулыйсы үрләр бар әле.

Бәйрәмдә төркем спортчылары адресына бик күп җылы теләкләр яңгырады. Алар бурычлы булып калмадылар, спорт залында үзләштергән күнекмәләрне тәкъдим иттеләр – төрле спорт инвентарьларында күнегүләр ясадылар. Тамашачыларны гаҗәпләндереп, барысын да җиңел, җитез, сыгылмалы башкардылар. “Злотоцвет“ вокал ансамбле юбилейлы бәйрәмгә лирик нота өстәде.

 

Юбилейлы бәйрәм тәмамланганнан соң, “Актив пенсионерлар союзы“ җитәкчесе Лидия Горбунова безнең гәзит өчен кыска гына әңгәмә бирде:

– Безнең сәламәтлегебез – үзебезнең кулда. “Сәламәтлек“ төркеменең биш еллыгына без уңышлар белән килдек.  Бу төрле рангтагы ярышларда ирешелгән нәтиҗәләр генә түгел – алар, әлбәттә инде, мөһим, әһәмиятле. Иң төп уңыш – пенсионерларның сәламәтлекләрен ныгыту. Физкультура сәгатеннән соң төркемдә алар үзләрен күпкә яхшырак хис итәләр, авырулары онытыла, кәефләре күтәрелә.

 

Шуны билгеләп үтәсе килә: физкультура белән шөгыльләнү өчен биредә бөтен шартлар да бар. Без район җитәкчелеге тарафыннан зур ярдәм тоябыз. Менә төркем оешуның биш еллыгы уңаеннан да район башлыгы  Камил Гилманов “Актив пенсионерлар союзы“ символы белән футболкалар бүләк итте. Радик Мостафин җитәкчелегендәге спорт комплексы коллективына да рәхмәт әйтәсе килә. Яңа  спорт җиһазлары сатып алу белән төркемнең  шөгыльләнер өчен мөмкинлекләре арта. Союз әгъзалары исеменнән дистә еллар “Район хатын-кызлары советы“ иҗтимаги оешмасын  җитәкләгән Әлфия Рәхмәтуллинага спорт ярышларын үткәрүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтәсе килә. Төркемнең кызыклы эшләр, спорт ярышлары үткәрүгә бәйле  алга таба да планнары зур.

 

Сәламәтлеген ныгытырга, тулы, кызыклы тормыш белән яшәргә теләүчеләрне көтеп калабыз.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International