Укытучыга – 90 яшь

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Педагогика хезмәте ветераны Елизавета Ильинична Дмитриева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 

Юбиляр әбигә Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештерергә, бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырырга дип район башлыгы Камил Гилманов, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Леонид Жуков килделәр.

Кырыс һәм гадел укытучы, акыллы киңәшләр бирүче остаз – шулай дип сөйлиләр Елизавета Ильинична турында аксубайлылар. Баштан Аксубай педагогика училищесын, аннары Казан педагогика институтын тәмамлап, ул бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган – мәктәптә 32 ел география укытучысы булып хезмәт куйган.

 

– Мәктәп минем өчен тормыш мәгънәсенә әверелде, – дип сөйли Елизавета Ильинична. – Совет чорында мәгариф учреждениеләрендә фәннәрдән белем биреп кенә калмыйча, балаларны тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр иде. Укытучылар халык белән агитация эшләре алып бардылар, лекцияләр укыдылар.

 

Мөгаллим сүзләренчә, һәр 6 ел саен ул 5нче сыйныф балаларын үз канаты астына алган һәм аларны сыйныф җитәкчесе буларак олы тормыш юлына озаткан. Һәм алар өчен яшәгән, аңа хезмәткә көчне һәм илһамны да балалар биргән. Сыйныфларда ул вакытта 35-37шәр бала укыган, өчәр параллель сыйныф булган, кайбер елларда икешәр смена укыганнар хәтта. Юбиляр укучыларының исемнәрен хәтерендә яңартты, аларның кайберләре тормышларын укытучы һөнәре белән бәйләгәннәр. 90 яшендә дә Елизавета Ильинична яңалыклар белән танышып бара, дөньядагы сәяси мохит белән кызыксына, күп укый һәм совет чоры фильмнарын карый. Бүгенге белем бирү тармагы турында фикер йөрткәндә, педагогика ветераны совет чорындагы укыту системасының дөньяда иң көчлесе булуын билгеләп үтте, ә хәзерге сингапур системасын кире какты. Фикер йөртеп кенә калмыйча, беренчесенең көчле якларын билгеләп, икенчесенең тискәре якларына анализ ясады. 

 

Елизавета Ильинична үзе генә яши, әмма якын кешеләре – туганының кызы Наталья һәм аның кызы Татьяна аны олылап, кадер-хөрмәт күрсәтеп торалар. Алар турында юбиляр әби җылы сүзләр генә сөйләде. 

Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга Казаннан абыйсы Михаил һәм аның улы Сергей да кайтканнар. Ә кичкә таба ул үзенең укучыларын көтте, аларның күбесе  инде лаеклы ялда. Әмма укучылары белән очрашу кабаттан яшьлеккә кайтара сыман – ул аларның барысын да исемнәре белән – Саша, Надя һәм Валя дип йөртә, боларның барысы да мөгаллимгә яшәргә көч бирә, илһам өсти.

Людмила ЖАРЕНОВА. Автор фотосы

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International