Хезмәтчәнгә – 90

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Тыл хезмәтчәне Наҗия Ибраһим кызы Мәхмүтова үзенең юбилеен билгеләп үтте.

 

Бәйрәм көнендә аны котларга җитәкчелек вәкилләре дә килде. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин ил башлыгы Владимир Путинның котлау хатын укыды, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

– 90 яшь – зур билгеләнешкә ия вакыйга! Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм, исәнлек һәм озын гомер телим! – дип мөрәҗәгать итте ул бәйрәм гаеплесенә.

 

Район җитәкчелеге юбилярларны – ветераннарны һәм хезмәтчәннәрне игътибарсыз калдырмый. Безнең республикада шундый матур гадәт бар, шуңа күрә зур кунаклар килүенә Наҗия Ибраһим кызы гаиләсендә күптән әзер иделәр. Көне дә бәйрәмчә иде. Наҗия Ибраһим кызының туган көне Халыклар бердәмлеге көненә туры килде, һәм юбилярны Ватаныбызның төрле якларыннан котларга ашыктылар. “Кичкә таба кунаклар саны 50гә җитәргә тиеш“, – дип елмайдылар киленнәре.

 

Ветеран Чирмешән районының Кади авылында дөньяга килә. 7 яшендә Наҗия әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм кала. Бәла көтмәгәндә ишек шакый. Төнлә килеп әтисен алып китәләр, йортын, хуҗалыгын тартып алалар. Авырлыкларга түзә алмыйча тиздән әнисе һәм әбисе дә үлеп китә. Әнисе ягыннан әбисе Кызыл Тау авылына өч кызны үзе янына ала.

 

Яшәү дәверендә Наҗия Ибраһим кызына күпне күрергә туры килә. Яшь чагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда уза. 14 яшеннән яшь кыз колхозда эшли башлый. Шулай гомер буена хезмәт куеп яши. Тормыш иптәше Гәрәй белән 50 ел бергә тату гомер итәләр, 9 бала тәрбияләп үстерәләр. Ире үлгәнгә дә 20 ел узган инде. Бүгенгесе көндә аның 13 оныгы һәм 10 оныкчыгы үсеп килә.

Юбиляр сүзләренчә, озак яшәүнең сере тату һәм дус гаиләдә. Шуңа күрә Мәхмүтовлар өчен туганлык җепләре – буш сүзләр генә түгел, һәм гаилә башлыгының юбилее – тату гаилә өчен төп вакыйга.

 


Ольга Макарова. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International