Юл һәлакәтләре корбаннарын искә алабыз

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

2005 елдан БМО Генераль Ассамблеясе тәкъдиме буенча ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

 

Акциянең төп максаты – игътибарны юлда һәлак булу проблемаларына җәлеп итү: дөньяда юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсендә көн саен 3 мең кеше һәлак була, 100 меңгә якыны җитди имгәнүләр ала; ел саен 1,3 миллионга якын кешенең гомере өзелә һәм 50 миллион кеше имгәнүләр ала һәм инвалид булып кала. Юл-транспорт һәлакәтләре 15-25 яшьлек кешеләрнең үлемендә беренчел сәбәп булып тора.

 

2017 елның 10 аенда Татарстан ЮХИДИсы мәгълүматларына караганда юл-транспорт вакыйгаларында 310 кеше үлгән. Шуларның 48е – 18-25 яшьлекләр. Тизлек үлемгә китерә дигән сүзләр – буш сүзләр түгел. Машинада хәрәкәт иткәндә тизлекне арттыру һәм иминлек каешын эләктермичә хәрәкәт итү – машина йөртүчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның иң киң таралган билгеләре. Татарстан Республикасында тизлекне арттырган өчен – 3 250 000гә якын, иминлек каешын каптырмаган өчен 186 000 машина йөртүче җаваплылыкка тартылган.

 

– Иминлек каешы элеккечә пассив иминлекнең иң нәтиҗәле чарасы булып тора. Транспорт иминлеген өйрәнгән чит ил үзәкләре белгечләре белдергәнчә,  иминлек каешын эләктерү машина йөртүченең һәм алгы утыргычтагы пассажирның гомере өзелү яки  имгәнү алу куркынычын 50 процентка, арткы утыргычта утырган пассажирның 25 процентка киметә, – дип шәрехләде ЮХИДИның Аксубай районы бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалтдинов. –  Җәяүлеләр исә юл хәрәкәтенең иң якланмаган катнашучылары булып торалар. Тәүлекнең караңгы өлешендә торак пунктлар чикләрендәге юллардан хәрәкәт иткәндә җәяүлеләрне күреп алуны тәэмин итү өчен утны кире кайтаргыч элементлар булган киемнәрдән йөрүнең мәҗбүрилеге канун нигезендә билгеләнгән. Имин юллар, сезгә! Сезне өйдә якыннарыгыз көтә, шуны онытмагыз!

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International