Үлем белән кая сату итәләр, хәбәр ит

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

13еннән 22 ноябрьгә кадәр Татарстанда “Үлем белән кая сату итәләр, хәбәр ит!“ Бөтенроссия акциясенең чираттагы этабы уза.

 

Акциянең төп максаты – наркомания һәм наркотикларның канунсыз әйләнеше проблемаларына халыкның игътибарын җәлеп итү, ЭЭМ, прокуратура һәм җәмәгатьчелек көчен берләштерү, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү. Аксубайлылар составында наркотик матдәләр булган әйберләрне куллану, ясау һәм сату турындагы мәгълүматларны 8(84344) 2-74-69 яки 2-79-74 телефон номерлары буенча Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә, 8 (84344) 2-72-62 телефон номеры буенча Аксубай прокуратурасына шалтыратып хәбәр итә алалар.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International