Агротехникалар әзерлеге яхшы

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Республикада агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышка саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча бәйге старт алды.

 

Бәйгенең максаты –  авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куюны тәэмин итү  һәм аларны киләсе 2018 ел кыр эшләре сезонына хәзерләүне оештыру.

 

Техник бәйге безнең районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә үтте. Техниканың кышка саклауга куелышын махсус комиссия тикшерде. Аның составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек һәм энергочыганаклар объектларын механикалаштыру секторының җитәкче киңәшчесе Илнур Сафин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов, Технадзорның Аксубай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов иде.

 

Комиссия техниканы кышка саклауга кую, машина-трактор парклары территорияләрендә тәртип урнаштыру һәм шулай ук  агрофирмаларның кышкы чорда авыл хуҗалыгы техникасын, агрегатларны ремонтлауга әзерлегенә реаль бәя бирде. Эш шартлары булдыру, техник иминлек чараларын үтәүгә дә игътибар бирелде. Комиссия ремонт эшләренә җәлеп ителгән хуҗалык  эшчеләрен мотивацияләү белән дә кызыксынды.

 

Тикшерү маршруты “Аксубай“ АФның “Луч“ бүлегеннән башланды. Агрофирма җитәкчесе Әхнәф Сөниев озатуында  комиссия машина-трактор паркында булды, хәзерге вакытта кыр эшләреннән бушаган барлык агрегатларны, тракторларны карады. Белгеч-техниклар фикеренчә, кыр эшләрендә кулланылган авыл хуҗалыгы машиналарының  уңышлы кышлавы өчен кайбер шартларны үтәү. мөһим. Ә нәкъ менә: агрегатларның өслекләрен, узелларны һәм детальләрне саклау өчен аларны ябык биналарга яки түбә астына урнаштырырга. Аслыклар белән җиһазланган ачык мәйданчыкларда авыл хуҗалыгы агрегатларын бары тик консервацияләү, герметиклаштыру буенча чараларны үтәп һәм складта саклауны таләп иткән частьләрне салдырып кына урнаштырырга ярый. Тикшерү вакытында бу факторларның барысы да исәпкә алына.

 

“Сынау үтүче“ авыл хуҗалыгы предприятиесендә бөтен техника да тигез рәткә бастырып куелган, аларның сакланышына кагылышлы барлык процедуралар да үтәлгән. Комиссия әгъзалары техник арсенал торышын бәяләделәр, кайбер җитешсезлекләрне бетерү буенча киңәшләр бирделәр.

 

Тикшерүчеләр ремонт мастерскойларында да булдылар, ремонтчылар, механизаторлар белән аралаштылар, ремонтка кагылышлы эш шартлары белән таныштылар. Тимерче цехында эшчеләрнең эшкә җаваплы карауларын билгеләп үттеләр. Тикшерү узу моментына 200 тырманың 170е ремонтланган иде.

“Аксубай“ АФда техниканың төп өлеше үзәк базада (элеккеге СХТ) урнашкан. Комиссия агрегатларның, авыл хуҗалыгы машиналарының техник торышын тикшерде, комбайннар саклауга куелган бинаны карады. Һәм әлеге мәсьәләгә бәйле киңәшләр бирде.

 

Икенче пункт “Аксу Агро“ агрофирмасы “Мюд“ бүлегенең машина-трактор паркы булды. Бу объектта да  комиссия әгъзалары белгечләр, механизаторлар белән очраштылар, ремонтка әзерлекнең уңай якларын ачыкладылар һәм кайбер мәсьәләләргә кагылышлы күрсәтмәләрен җиткерделәр.

 

“Аксу Агро“ агрофирмасы  берничә ел рәттән инде техниканың саклауга әзерлеге буенча бәйгедә бәхәссез лидер булып тора. Бу юлы да ул үзен яхшы яктан гына тәкъдим итте. Комиссия әгъзалары агрегатлар, комбайннар, тракторлар урнашкан барлык мәйданчыкларны җентекләп тикшерделәр. Зур ангарда бөртек урып-җыю комбайннары урын  алган. Аларның сакланышына кагылышлы бернинди дәгъва юк. Ябык, коры бина – агротехникалар сакланышы өчен менә дигән урын. Барлык туфрак эшкәртү, чәчү агрегатлары техник таләпләрне исәпкә алып, бетон салынган махсус мәйданчыкларга әзерлек линейкасына куелган. Мондый шартлар агрегатларның иминлеген һәм аларның тышкы факторлардан сакланышын тәэмин итә.

 

– Сезнең районда тикшерү белән  берничә ел рәттән елына берничә тапкыр булырга туры килде, – дип сөйли республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Илнур Сафин. – Шуны ассызыклап үтәсе килә: районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәрвакытта да техник паркны кыр эшләренә әзерләүгә, кышка саклауга куюга бәйле эшкә җитди һәм җаваплы карыйлар. Быел аксубайлылар узган елдагыга караганда күпкә яхшырак әзерләнгәннәр. Ә игенчелек эшендә техниканың ышанычлы булуы күп нәрсәләрне хәл итә.

Бәйгенең көч сынашу моменты да шулай ук мөһим. Аның нәтиҗәләре буенча бәя бирү комиссиясе беренче урынны – “Аксу Агро“ АФга, икенче урынны “Аксубай АФга бирде.


Зинаида Леонтьева. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International