Укучылар тестлаштыру үттеләр

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә 319 дүртенче, 251 алтынчы һәм 311 сигезенче сыйныф укучылары инглиз теле буенча тестлаштыру үттеләр.   

 

Тестлаштыру процедурасы максималь рәвештә чын имтиханга тиңләштерелде, балалар эшләрне видеокамералар күзәтүе астында яздылар. “Тестлаштыру белем бирү сыйфатына бәя бирүнең төбәк системасын үстерү максатларыннан уздырыла, – дип белдерде мәгариф бүлеге методисты Наталья Ильмухина. – Бу шулай ук  төгәл мәгълүматлар алу һәм белем бирү процессында катнашучыларга (укытучыларга, укучыларга, ата-аналарга) белем бирү сыйфаты торышы һәм динамикасы турында җиткерү кебек бурычны хәл итә“.

 

Тестлаштыру нәтиҗәләре бер айдан соң билгеле булачак. Алар укытучыларның эшен яхшырту өчен кулланылачак – нинди темаларга күбрәк игътибар бирергә, кайсы укучылар белән өстәмә шөгыльләнергә.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International