Казанлыларны авыл хуҗалыгы товарлары белән сөендерделәр

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Казанның “Агросәнәгать паркы“нда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча чираттагы ярминкә узды.

 

Анда безнең район вәкилләре дә катнашты. Башкала халкы өчен 36 төрле авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде. Шул исәптән: сыер, дуңгыз, сарык, кош ите, шулай ук сөт һәм сөт продуктлары (эремчек, май, каймак, катык), бөртекле культуралар (бодай, арпа, солы, борчак), көрпә, он, ярмалар, макарон һәм камыр ризыклары, лимонад бар иде. Бакча продукциясе зур уңыш казанды (бәрәңге, кәбестә, кишер,  чөгендер). Сатуга алып килгән товарның уртача суммасы 2 миллион сумнан артык тәшкил итте.

 

Сату кыю һәм актив барды. Шәһәр кешеләрен авыл продукциясенең сыйфаты һәм арзан бәясе үзенә җәлеп итте. “Аку Агро“ агрофирмасы кала халкын үзенең товарлары белән сөендерде (ул 10 тонна ашлык сатты). Башка сату нокталарындагы товарлар да сатып алучыларга ошады. Яңа Ибрай авыл җирлеге – КФХ җитәкчесе С.Насретдинов һәм ЛПХ җитәкчесе Ф.Фәйзеханов сыер ите саттылар, Иске Ильдеряк авыл җирлеге – җирлек башлыгы Валерий Альметкин һәм КФХ җитәкчесе С.Морозов ит, яшелчә белән сату иттеләр. Карасу, Савруш, Иске Тимошкино авыл җирлекләре вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр Александр Крайнов һәм Маргарита Ефимова казанлыларга тиз арада хезмәт күрсәттеләр

.Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International