Сөт елгалары

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Аксубайлылар узган елдагыга караганда быел сөтне күбрәк тапшыралар.

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, шәхси сектордан җыелган сөт 200 килограммнан да күбрәккә арткан. Әгәр узган ел бер тәүлеккә 14170 килограмм сөт тапшырылган булса, 2017 елда бу сан 14381гә тиң. Иске Ибрай авыл җирлеге кешеләре сөтне тотрыклы тапшыралар – һәр көнне 2 шәр мең килограмм.

 

Иске Татар Адәмсуы җирлегендә дә шулай ук күрсәткечләр югары – 1400 килограмм, Яңа Кармәттә – 1006 килограмм, Яңа Ибрайда – 1000 килограмм, Карасуда – 900 килограмм. Яңа Аксубай (150), Трудолюбово (205), Иске Кармәт (200) авыл җирлекләре сөтне азрак күләмдә тапшыралар. Ә бит артып калган сөтне дәүләткә тапшыру гаилә  бюджетына саллы өлеш кертә.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International