Республикада өченче

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

“Яшьлек“ универсаль спорт комплексында өч көн дәвамында волейбол буенча Татарстан Республикасы  Беренчелеге үтте.

 

2005-2006 елларда туган үсмерләр арасындагы ярышларга сигез команда килде. Ярымфиналда безнең команда Мөслим командасы белән очрашты. Киеренке көрәш барышында безнең малайлар өченче урынны яуладылар. Тренер Ольга Васильева җитәкчелегендәге җыелма команда составын   нигездә Савгач урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тәшкил итте. Шулай ук Аксубай, Савруш һәм Иске Тимошкинодан да укучылар бар иде. Безнең бронза призерлар – болар Геннадий Моисеев, Федор Альдиванов, Павел Сидоров, Адель Филиппов, Максим Васильев, Кирилл Анисимов, Илья Сафронов, Дмитрий Семенов, Андрей Мельников, Егор Федоров, Леонид Кузьмин, Савелий Чугунов. Арча һәм Әтнә спортчылары Аксубай егетләреннән өстенрәк булып чыктылар. Искә төшереп үтәбез, Ольга Васильеваның өлкәнрәк төркемдә шөгыльләнүче спортчылары бер ай элек Алексеевскта узган республика Беренчелегеннән шулай ук бронза бүләк белән кайттылар.

 

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International