Районда “Гаилә фотохроникасы“ бәйгесе игълан ителде.

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

Районда “Гаилә фотохроникасы“ бәйгесе игълан ителде.

Ул  Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне мәңгеләштерү һәм “Гаилә фотохроникасы“ Бөтенроссия ирекле акциясе кысаларында фотоматериалларның электрон архивын булдыру максатларында үткәрелә. Теләгән һәркем катнаша һәм ирекле эшләргә кушыла ала. Ветераннар советы “Бөек Ватан сугышы вакытындагы иң яхшы гаилә фотографияләре электрон архивы“ номинациясендә катнаша ала. “Иң яхшы фотографияләр күргәзмәсе“ номинациясендә тәкъдим ителгән материалларның гомуми белем бирү оешмаларында, мәктәп музейларында күргәзмә итеп оештырылуына, аларда тупланган материалларны, мәгълүматларны ММЧда һәм Интернет-чыганакларда куллануга бәя биреләчәк.

Район мәктәпләрендә фотоархив җыю буенча актив эш алып барыла, Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек уңаеннан “Бөек Ватан сугышы вакытындагы гаилә фотохроникасы“ акциясе кысаларында мәктәп музейларында һәм Хәрби дан почмакларында күргәзмәләр әзерләнә. Бәйге ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Шәгитов, республиканың мәгариф һәм фән, яшьләр эшләре һәм спорт, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары булышлыгы белән үткәрелә.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International