Аксубайлылар, якташыбызга ярдәм итик!

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

Шаян, игелекле, күтәренке рухлы, спортчы, активист... Аксубайдагы барлык дуслары һәм 2нче мәктәптә бергә белем алган сыйныфташлары 39 яшьлек Гөлназ Рамил кызы Фәйзеханованы (Җиһаншина) нәкъ менә шундый кыз буларак беләләр.

Барысы да көтмәгәндә башлана. 2008 елда Гөлназга авыр дәрәҗәдәге  “Апластическая анемия“ диагнозы куела. Җиде ел дәвамында Гөлназ Түбән Кама шәһәренең кан салу станциясендә шәфкать туташы булып эшли, үзе донор була – экстрен авыруларга 25 тапкыр канын тапшыра. Ә менә хәзер аның үзенә ярдәм кирәк. Тугыз ел дәвамында ул авыруга каршы көрәшә – эшеннән китәргә мәҗбүр була. Тугыз ел дәвамында аның тормышы тулысынча “Циклоспорин“ препаратына бәйле була. Аны сатып алу өчен  инвалидлык буенча алган пенсиясе дә, балаларына бирелгән пенсия акчасы  да (Гөлназның ире фаҗигале төстә һәлак булган)  җитми – ул бик кыйммәт. 2014 елда “Циклоспорин“ ташламалы препаратлар исемлегеннән төшереп калдырылган һәм аны үзләренә сатып алырга туры килгән. Тугыз ел буена дистәләгән тапкыр кан салынган – аны чит кеше каны белән яши дияргә була. Мәскәү, Казан, Киров шәһәрләре хастаханәләренә даими йөрүләр... бу вакыт эчендә ике операция ясалган, шул исәптән талагын алдыру буенча да. Ай саен аңа 2 төргәк препарат кирәк, бер ел эчендә дәвалану өчен 200000 (ике йөз мең) сум акча таләп ителә. Гөлназ препаратны тиешле дозада ала алмый, моның өчен аның акчасы юк.

Хәзер аны тагын бер бәла сагалаган – күптән түгел Гөлназда С гепатиты авыруын ачыклаганнар, яңа – “Өченче дәрәҗә фиброз“ диагнозы куйганнар. НСV  вирусы чыганагы  – гематогенлы, кан һәм башка биологик сыекчалар белән күчә. Беркемне дә гаеплисе килми, әмма С гепатиты кан салганда, инфекцияле донор плазмасы белән кергәндер дигән шик бар. Ә фиброзның киләсе этабы булып цирроз тора. Медиклар билгеләгәнчә, авыру белән көрәштә “Софосбувир“ препараты ярдәмгә килә ала.  Әлеге препаратның АКШта төрле чыганаклар буенча бер курс бәясе – 84000 доллардан 168000 долларга кадәр тирбәлә, Бөекбританиядә 12 атналык дәвалау курсы 35000 фунт тора. Әлеге препаратның шуннан да арзанрак аналогы юк.

Әйдәгез, бөтен ил белән ике бала анасына ярдәм итик. Ул яшәргә, балаларын үстерергә, кан салу станциясендә шәфкать туташы булып эшләгәндә кешеләргә ярдәм кулы сузган кебек, алга таба да бу эшен дәвам итәргә тиеш. Ул хәзер дә, үзенә авыр чакта да чит кеше бәласына битараф калмый.

Авыру беркемнән дә сорап тормый, кыйммәтле дәвалау курсы узар өчен акча җыеп, без Гөлназга  ярдәм итәргә тиеш. Дәвалау курсын башлар өчен генә булса да булышыйк – кыйммәтле вакыт уза бит!!! Аңа, кем әйтмешли, бүген түгел, кичә үк ярдәм кирәк иде.

Акчаны Саклык банкы картасына күчерергә мөмкин, карта номеры  639002629030535669, карта иясе – Фәйзерахманова Гөлназ Рамил кызы.

Картага 8-9172976882 телефон номеры беркетелгән.

Гөлназның әнисе – Нәкыя Наил кызы Җиһаншина белән элемтәгә керү телефоны – 8-9172481262.

Кирәкле барлык документлар, авыру тарихы өземтәләре белән редакциядә танышырга була.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International