Өлкән яшьтәге китап сөюче

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу көнне  Кызыл Тау авылындагы Морадыймовлар йортына күпсанлы туганнар җыелды.

 

Моның өчен сәбәп тә аерым – Гөлсем Гали кызына 90 яшь тулды. 

 

Туксан еллык гомере эчендә аңа күпне күрергә туры килә. Сугышның беренче көннәрендә үк әтиләрен һәм абыйсын фронтка алалар. Абыйсы хәбәрсез югала. Гөлсемгә ундүрт яшь тулгач – әнисе дөнья куя. Әтиләре кайтканчы аларны күршеләре карап торалар. Гөлсем фермада  хезмәт куя.

 

1946 елда ул  фронтовик Фатыйхка кияүгә чыга. Туйдан соң яшьләр Ташкентка китәләр. Фатыйх машиналар төзү заводында токарь булып хезмәт куя. Олы уллары Фәрит Ташкентта дөньяга килә.

Гаилә 50нче елларда киредән туган авыллары Кызыл Тауга кайта. Гөлсем колхозда төрле эшләрдә эшли, аннан соң почтага эшкә урнаша.  Ире Фатыйх рәис, бригадир булып эшли, оста куллы төзүче була. Йорт җиткезәләр. Бер-бер артлы балалары – Рәшит, Рафыйк, Җәүдәт, Исхак, Гөлсинә, Мөслимә һәм Тәскирә дөньяга аваз салалар. 15 оныгы һәм 26 оныкчыгы – нәселнең лаеклы дәвамчылары.

 

Гөлсем Гали кызы өлкән яшьтә булуына  карамастан үзен яхшы хис итә. Әби милли ризыклар әзерләргә ярата икән. Ул китапларны, гәзитне  күзлексез укый, татар әдәбиятын бик ярата.

– Алып кайтып өлгермибез, ул шунда ук укып та чыга, – диләр балалары.

 

Юбилярны котларга, изге, ихлас теләкләрен җиткерергә дип Морадыймовлар йортына район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин килделәр. Алар юбилярга бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырдылар, Россия Президенты Владимир Путиннан адреслы тәбрикләү хатын ирештерделәр.

 

Юбилярның игътибар һәм хөрмәттән күңеле нечкәрде. Ул ихлас күңеленнән кунакларга рәхмәт укыды, барысына да  тынычлык һәм иминлек теләде, ихласлыгы, тапкырлыгы, ачык күңелле булуы белән гаҗәпләндерде.


Ольга Макарова. Автор фотосы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International