Хезмәтчәнне котладылар

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Мәрзия Хәсән кызы Зиннурова тормыш сөючән һәм игелекле кеше. Шул көннәрдә аңа 90 яшь тулды.

 

Мәрзия  Хәсән кызы Иске Ибрай авылында туып үсә. Сугыш вакытында яшьтәшләре кебек үк ул да колхозда бил бөгә. Ир-егетләр сугышка китеп бетү сәбәпле, авылда хатын-кызлар һәм балалар гына калганлыктан, ундүрт яшеннән тырышып хезмәт куярга туры килә аңа. Озак еллык намуслы хезмәте өчен Мәрзия Хәсән кызы Хезмәт ветераны исеменә лаек булган, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Ире Минәхмәт – алдынгы  механизатор, “Мактау билгесе“ ордены иясе. Әлеге буын кешеләренең Ватан иминлеге өчен көнне төнгә ялгап фидакарь хезмәт  итүләре тарихта тирән эз калдырып кына калмыйча, бүгенге яшьләр өчен өлге дә булып тора.

 

Мәрзия апа белән Минәхмәт абый биш балага гомер биргәннәр, бүгенге көндә аларның 14 оныклары һәм 8 оныкчыклары бар. Алар иңгә-иң куеп 62 ел тату гомер кичергәннәр. Алар бер-берсенә шаян сүзләр әйтешеп, берсен-берсе тәрбияләп яшиләр. Балалары әйтмешли, алар бер генә көн дә бер-берсеннән башка аерылып тормаганнар. Ә тормышның җиңел булмавы хакында битләрендәге тирән буразналар гына түгел, ә еллар үтү белән көч-куәтнең кимүе дә сиздереп тора. Әмма  ачлык-ялангачлык та, тормыш сынаулары да аларның рухын сындыра, тезләндерә алмаган. Бергәләп тырышып эшләгәннәр, йорт җиткергәннәр, хуҗалык алып барганнар, балалар  тәрбияләгәннәр, мал-туар асраганнар. Хәзер алар уллары Рөстәм һәм киленнәре Зәйнәб тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшиләр. Авылда, Аксубайда, Кама Аланында торучы балалары да әти-әниләренең хәлен белешеп, кайгыртып яшиләр.

Мәрзия Хәсән кызы юбилее көнне РФ Президенты Владимир Путиннан котлау хаты, район башлыгыннан гөлләмә, бүләкләр алды. Күчтәнәчләрне аңа район Советы аппараты җитәкчесе Рәис Галиев тапшырды. Ул юбилярга мөрәҗәгать итеп, Җиңүгә керткән тырыш хезмәте өчен тирән рәхмәтен белдереп, ныклы исәнлек, озын гомер теләде. Тәбрикләүләргә һәм ихлас йөрәктән чыккан теләкләргә Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов та кушылды.


Ольга Макарова. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International