Курыкмаска, белергә кирәк

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Аксубай  Дөньякүләм “Стоп ВИЧ/СПИД“ акциясенә кушыла.

Бүген, 1 декабрь көнне СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, спортчылар һәм артистлар халык, бигрәк тә яшьләр игътибарын ВИЧ/СПИД эпидемиясенең таралу проблемасына җәлеп итәләр, профилактика чараларын үтәргә һәм ВИЧка даими тест үтеп торырга өндиләр.

 

Аксубай районында бүгенге көндә ВИЧ-инфекцияле 26 кеше диспансер исәптә тора. Шуларның бишесе медицина препаратлары белән дәвалана.

 

– Ел саен без меңләгән кешене тикшерәбез, – дип сөйли Аксубай районы үзәк хастаханәсе баш табибе урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. – Инфекцияле 1-2 кеше ачыклана. ВИЧка аноним тикшерү үтәргә теләүчеләр үзәк хастаханә поликлиникасына кан алу кабинетына мөрәҗәгать итә алалар. Сезгә номер билгеләнә һәм ике атна үткәннән соң нәтиҗәләр хәбәр ителә. 15 яше тулганнарга нәтиҗәләр шәхсән җиткерелә. Кешеләргә профилактика чаралары хакында хәбәр итү төп бурыч булып тора. Табибләр һәм авыл фельдшерлары белем бирү учреждениеләрендә укучылар һәм студентлар өчен ВИЧ/СПИДны профилактикалау буенча лекцияләр укыячаклар. Шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында  хәбәр ителгәнчә, республиканың эре шәһәрләрендә яшьләрне һәм өлкәннәрне  ВИЧка экспресс-тестлаштырулар һәм әлеге афәткә каршы профилактик чаралар үткәреләчәк.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International