Тиздән йомгаклау иншасы

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Йомгаклау иншасының темалары билгеле булды.

 

Россия мәгариф министрлыгы агымдагы уку елында йомгаклау иншасының тематик юнәлешләрен билгеләде. Укучылар “Тугрылык һәм хыянәт“, “Ваемсызлык һәм игелек“, “Максатлар һәм чаралар“, “Кыюлык һәм куркаклык“, “Кеше һәм җәмгыять“ темалары буенча инша язачаклар.

 

Районның мәгариф бүлеге 11 сыйныф укучыларына, үткән ел чыгарылыш укучыларына, урта һөнәри белем алучыларга йомгаклау иншасында катнашу вакыты һәм урыны, шулай ук йомгаклау иншасында катнашуга гариза тапшыру кирәклеге турында хәбәр итә. Йомгаклау иншасында катнашу өчен катнашучылар йомгаклау иншасын язуга кадәр ике атна алдан гариза тапшыралар һәм шәхси мәгълүматларны куллануга ризалык бирәләр.

 

Йомгаклау иншасын үткәрү вакыты: Төп – 2017 елның 6нчы декабре; өстәмә – 2018 елның 7 феврале; өстәмә – 2018 елның 16 мае.

11 сыйныф укучылары гаризаларны үз мәктәпләрендә, үткән еллар чыгарылыш укучылары һәм урта һөнәри уку йортларында белем алучылар  мәгариф бүлегенә тапшыралар. Инша нәтиҗәләре язганнан соң 3 эш көненнән соң билгеле булачак. Мөмкинлекләре чикле укучылар инша урынына имла яза алалар. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасы мәҗбүри булып тора һәм бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга рөхсәт бирә. Йомгаклау иншасы нәтиҗәләре – “тапшырган“ яки “тапшырмаган“. Бердәм дәүләт имтиханнарын һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнарын тапшыруга йомгаклау иншасын “тапшырган“ укучылар гына рөхсәт ала. 

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International