Районда Ватан Геройлары көненә багышланган чаралар узачак.
8 декабрь көнне 14:00 сәгатьтә район Мәдәният йортында “Россиягә хезмәт итәм“ дип аталган бәйрәм концерты узачак. Приютта тәрбияләнүчеләр өчен герой-якташлары турында әңгәмәләр оештырылачак. “Нежность“ КЦСОНда “Яшь патриот“ клубы кысаларында “9 декабрь – Ватан Геройлары көне“ дип аталган төркем дәресләре, 4нче декабрьдән 9ына кадәр балалар китапханәсендә “Григорий Романов – безнең якташ“ дип аталган батырлык дәресләре үтәчәк, ә үзәк китапханәдә “Синең исемең билгесез булса да, батырлыгың – мәңгелек“ күргәмәсе эшли. 9 декабрь көнне сәгать 10:00да мәңгелек ут итәгенә якташ-геройлар истәлегенә венок салыначак.
Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.