Депутаттан бүләкләр белән

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Алексеевск районында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин призына билбау көрәше буенча республика турниры узды.

 

Безнең спортчылар – Александр Скворцовта тәрбияләнүчеләр ярышларда яхшы яктан гына аерылып тордылар. Алар алты беренче урынны яуладылар, бер көрәшче – икенче һәм тагын берсе өченче урыннарга лаек булды. Аксубайның 3нче мәктәбеннән  Ольга Шугаева, Дмитрий Куклин, Шәрбәннән Ильяс Вафин, Аксубайның 1нче мәктәбеннән Иван Куклин, Түбән Татар Майнасыннан Ильяс Хәбибрахманов һәм Илдус Камалов – турнир җиңүчеләре. Шул ук авылдан Әхмәт Хәбибрахманов – турнирның көмеш, Аксубайның 3нче мәктәбеннән Вадим Савинов бронза призерлар. Аларның барысы да депутаттан медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International