Актив конкурсантларга

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Аксубайның “Хыял“ балалар һәм үсмерләр социаль приюты Рәхмәт хаты һәм бүләкләр белән бүләкләнгән.

Республикада “Кояшлы куян“ электр энергиясен саклау темасына иҗат эшләре бәйгесе узды. “Татэнергосбыт“ АҖнең Аксубай бүлеге җитәкчесе Флен Зәйнуллин хәбәр иткәнчә, бәйге сигезенче тапкыр үткәрелде, һәм приютта тәрбияләнүчеләр һәр ел саен анда актив катнашалар. Алар бәйгегә рәсемнәр әзерлиләр, электр энергиясен саклау темасына хикәяләр язалар. “Татэнергосбыт“ җитәкчелеге Аксубай сабыйларының активлыгына бәя бирде. Бу көннәрдә Флен Зәйнуллин приют җитәкчелегенә Рәхмәт хаты, ә кечкенә рәссамнарга һәм язучыларга – канцелярия кирәк-яраклары тапшырды.

 

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International