Иң яхшы ата-аналар комитеты

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

“Тату сыйныф серләре“ ата-аналар комитетлары бәйгесе дуслык, бердәмлек һәм иҗат бәйрәменә әверелде.

 

Район Мәдәният йорты иртәдән үк “умарта оясы кебек гөжли“ башлады. Ашыгыч рәвештә балаларның һәм ата-аналарның тормышын һәм иҗатын үз эченә алган күргәзмәләр урнаштырдылар, артистлар дулкынланып номерларын кабатладылар.

 

Ата-аналар комитетлары бәйгесе икенче тапкыр уза. Үткән елда өч команда катнашты. Шулай булса да муниципаль турда җиңү яулаган Иске Ибрай командасы республикада лауреат булды. Бу елны бәйгедә катнашуга районның 18 мәктәбеннән ата-аналар комитетлары теләк белдергән. Составында район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре җитәкчеләре Станислав Зайцев һәм Алексей Тимирясов, туган якны өйрәнү музее мөдире Әлфия Нурхамәтова, мәгариф, мәдәният бүлекләре, сәнгать мәктәбе, китапханә белгечләре булган хөкемдарлар коллегиясе комитетларга бәя бирде. 

Исегезгә төшереп үтәбез, бәйге белем бирү оешмаларының һәм ата-аналар комитетларының укучыларга тәрбия бирүдә иң яхшы гамәли эшләрен ачыклау һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

 

Комитетлар характеристика, фотолар, җиңүләр, тормышка ашырылган проектлар белән сыйныф портфолиосын тәкъдим иттеләр. Шулай ук ата-аналар комитетлары тарафыннан ясалган “безнең тату бердәм сыйныф“ flash-презентацияләргә, чаралар сценариеләренә, аларның интернет-чыганакларына да бәя бирелде. Мәктәп этабын узган ата-аналар комитетлары сишәмбе көнне районда иң яхшылар исемен яулар өчен көрәшергә район Мәдәният йортына җыелдылар.

 

Шаян, акыллы, актив 18 команда “Тату сыйныф серләре“ визит карточкаларын һәм “Мәктәпнең һәм гаиләнең үзара мөнәсәбәте: проблемалар һәм аларны чишү юлларын табу“ темасына видеотасмалар тәкъдим иттеләр. Әйтеп үткәнебезчә, Мәдәният йорты фойесында “Безнең тату бердәм сыйныф!“ күргәзмәсе эшләде. 

Үткән ел белән чагыштырганда бәйгенең дәрәҗәсе күпкә үскән. Район җитәкчелеге игътибары аңа абруй өстәгән. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев билгеләп үткәнчә, киләчәктә әлеге бәйге җиңүчеләренә грант ярдәме алу мөмкинлеге булдырырга планлаштырыла.

 

Ата-аналар комитетлары сәламәт яшәү рәвешен, хезмәтне, экологик тәрбияне, һөнәр үзләштерүне, гражданлык активлыгын популярлаштыруны  тәрбия юнәлешләре буларак сайлап алганнар. Бер үк теманы күргәзмәдә дә, визиткада да, видеоязмада да күтәргән комитетлар өстенлеккә ия булдылар. Кайбер мәктәпләр киң күләмле һәм күпкырлы күргәзмәләр тәкъдим итсәләр дә, бердәм фикер сизелмәде. Бәйгедә актив катнашкан ата-аналарны да билгеләп үтәсе килә. Чөнки алар сәхнә осталары түгел, ә гади авыл хезмәтчәннәре, төрле тармак вәкилләре, алар арасында хәтта хакимият вәкилләре дә бар.

 

– Без курку хисен җиңә алдык, балалар өчен тырыштык, – дип белдерделәр Иске Тимошкинодан килгән ата-аналар.

Аларны алган тәҗрибәләренең зур билгеләнешкә ия булуы өчен сертификат белән билгеләп үттеләр. Иске Мокшино мәктәбе балалары ата-аналарын – мәктәпнең һәм гаиләнең тыгыз мөнәсәбәте, емелькинолыларны – артистлык һәм сәләтләре, яңатимошкинолыларны – кыюлык һәм оригинальлек, савгачлыларны – презентация ясауга иҗади якын килүләре, искесаврушлыларны – креатив һәм иҗадилекләре, карасулыларны – күргәзмәләрне оештыруга эстетик якын килүләре, енорускинолыларны – дус һәм бердәм булганнары өчен сертификатлар белән бүләкләделәр.

 

Номинацияләр буенча җиңүчеләр дә билгеләнде: “Сәламәт яшәү рәвеше“ номинациясендә – Аксубайның 1нче мәктәбе ата-аналар комитеты, “Укучыларны социальләштерү“дә – Аксубайның 2нче мәктәбе, “Гражданлык активлыгы“нда – Кәкре Күл урта мәктәбе, “Һөнәри яраклашу“да – Иске Ильдеряк урта мәктәбе, “Безнең шаян, тату сыйныф“ номинациясендә – Сөнчәле урта мәктәбе, “Хезмәт белән тәрбияләү“дә – Иске Үзи урта мәктәбе, “Экологик тәрбия бирү“дә – Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе ата-аналар комитетлары җиңү яуладылар. Бәйге җиңүчеләре дә билгеле булды: 3нче урында – Иске Кыязлы урта мәктәбе, икенче урында – Иске Ибрай урта мәктәбе ата-аналар комитетлары, һәм, ниһаять, беренче урында – Аксубайның 3 нче мәктәбе ата-аналар комитеты. 

 

Дөресен генә әйткәндә, җиңүчене беренче чыгыштан соң ук ачыкларга мөмкин иде. Алар чынлап та бердәм, үзенчәлекле булдылар. “Без җиңәргә теләдек, һәм җиңдек тә“, – дип сөенделәр 5нче сыйныф укучылары. Ата-аналар: “Мәктәптә җиңү яулау белән, район этабына әзерләнә башладык. Безнең тырышлык бушка китмәде“, дип тыйнак кына белдерделәр.

Җиңүчеләр алдында тагын бер бурыч – Казанны яулау! Уңышлар телибез аларга!
Ольга Макарова. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International