Продуктлылык яхшы тәрбиягә бәйле

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

“Аксу Агро“ АФ базасында район җитәкчеләренең, зооветбелгечләрнең югары продуктлы таналар үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәсе үтте.

Семинар эшендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәсел бүлеге Идарәсе җитәкчесе Ришат Зарипов катнашты.

Район башлыгы Камил Гилманов пленар өлешне ачып, 2018 ел  республиканың терлекчелек тармагында “Югары продуктлы таналар үстерү елы“ буларак игълан ителгән, дип ассызыклады. Район агрофирмаларында терлекчелек тармагын үстерү өчен барлык шартлар да бар.

– Уңышларга ирешү өчен максатчан эш алып барырга, нәкъ менә югары продуктлы таналар үстерү өстендә ныклап эшләргә кирәк, – дип билгеләп үтте ул.

Агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча республикада сөтчелек тармагы торышы белән Илшат Зарипов таныштырды. Нәтиҗәләргә анализ ясап ул, тулаем ТР буенча  терлекчелек продукциясе җитештерү динамикасы үсеше күзәтелә, дип ассызыклады. Узган ел белән чагыштырганда сөт җитештерү – 105, ит – 102 процентны тәшкил итә. Аксубай районы буенча да күрсәткечләр уңай. Яшь терлекләр алу буенча узган ел дәрәҗәсенә карата республика күрсәткече дә, район буенча да 101 процентны тәшкил итә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле, слайдларда таблицалар, схемалар һәм фотолар тәкъдим итеп, югары продуктлы таналар үстерүгә бәйле технологик регламент хакында бәян итте.

Җитештерүче фирма вәкилләре семинарда катнашучыларга яшь терлекләр үстерүдә куллану өчен нәтиҗәле препаратлар тәкъдим иттеләр.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов семинарның гамәли өлешен алып барды. Семинар катнашучылары каплатылган таналар асралган “Нур“ бүлегенең терлекчелек объектында  һәм шулай ук агрофирманың сөтчелек комплексында булдылар. Маллар өчен кыйммәтле азык катнашмаларының ничек әзерләнүен, яшь терлекләрнең нинди шартларда асралуын күрделәр. Барысы да санитар нормаларга туры китереп, малларны асрауның заманча алымнарына нигезләнеп башкарыла. “Агро-инвест“ төп предприятиесенең терлекчелек буенча генераль директор урынбасары Наил Камалиев катнашучыларга тана бозауларны туганнан алып ничек үстерү этаплары, каплату яшендә аларны орлыкландыру хакында тәфсилләп сөйләде, коллегаларын кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

– Сөтчелек тармагының киләчәге – яшь таналарны дөрес итеп үстерүдә, – дип билгеләп үтте, семинарга йомгак ясап, министрлык вәкиле Ришат Зарипов. –  “Аксу Агро“ агрофирмасының сөтчелек комплексы эшчеләре тәҗрибәсе бу планда районның башка агрофирмалары һәм хуҗалыклары өчен үрнәк булырга тиеш.


Зинаида ЛЕОНТЬЕВА.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International