Ел укытучысын сайладылар

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Укытучылар арасында һөнәри осталык буенча район бәйгесенең читтән торып уздырылган этабында Аксубай районының 25 белем бирү оешмасыннан 29 мөгаллим катнашты. Экспертиза нәтиҗәләре буенча 7 катнашучы финалга чыкты һәм  алар ике көн дәвамында “Ел укытучысы-2018“ исеменә лаек булу өчен көч сынаштылар.

 

Бәйгедә катнашучылар беренче көнне дәрестән бер мизгел һәм методик семинар тәкъдим иттеләр, икенче көнне мастер-класслар бирделәр. Алар дәрес алып барып кына калмадылар, “укучыларга“ биремнәр таратып, жюри әгъзаларын да уйланырга мәҗбүр иттеләр. Бу шундый мавыктыргыч һәм кызыклы иде, һәркем кабаттан дәрестә утыру, белем алу һәм ачышлар ясау хисләрен кичерде. Өстәвенә, жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, педагогик  эшчәнлек тәҗрибәсе, табигый ки, бәйгедә мөһим роль уйнады, әмма хәзерге заман укытучысы креатив, ачык һәм мавыктыргыч булырга, заманча һәм нәтиҗәле белем бирү алымнарын кулланырга тиеш.

 

Бүләкләү тантанасы Аксубайның 2нче мәктәбендә узды. Ике көнлек бәйге нәтиҗәләре буенча Ләйсән Хөснелгатина (Иске Ибрай мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы), Галина Комиссарова (Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл мәктәбенең биология укытучысы) бәйге лауреатлары булдылар. Наталья Пименова (2нче Аксубай мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм Юлия Маклакова (В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбенең инглиз теле укытучысы) ике өченче урынны үзара бүлештеләр. Марс Бикулов (В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино мәктәбенең технология укытучысы) икенче урынны яулады. “Педагогик дебют“ номинациясендә Лилия Яфизова (3нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы) җиңүче булды. Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл мәктәбенең математика укытучысы Владимир Королев “Ел укытучысы-2018“ титулына лаек булды.

Бәйгедә катнашучыларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев, профсоюзлар башлыгы Фәрит Хуҗиәхмәтов һәм методист Людмила Горбунова котладылар.

– Үземнең җиңүемне ышаныч буларак бәялим, чөнки мин мәктәптә нибары өч кенә ел эшлим, – дип сөйли Лилия Яфизова. –  Сөенечле, әлбәттә, ярдәм иткәннәре өчен хезмәттәшләремә рәхмәт.

– Мөгаллимлек өлкәсендә 22 ел эшлим, – дип тыйнак кына белдерде бәйге җиңүчесе Владимир Королев. – Бәйгедә икенче тапкыр катнашам, 2006 елда номинацияләрнең берсендә өченче урынны алган идем. Җиңү хисләреннән бераз дулкынландым да хәтта.

Ә менә ул эшләгән Кәкре Күл мәктәбендә Владимир Викторович бу җиңүгә тулысынча лаек дип саныйлар.

– Бу, дөрестән дә, хезмәттәшебез хезмәтен лаеклы бәяләү, – дип билгеләп үтте мәктәп директоры Наталья Воронина. – Һич кенә дә арттыру түгел, Владимир Викторович – районда иң көчле математика укытучыларының берсе. Аның тырышлыгы белән безнең белем бирү оешмасы 2017 ел БДИ нәтиҗәләре рейтингы буенча районда профильле математикадан өченче позицияне били.

 

Ачыкланганча, җиңүченең казанышлары һәм уңышлары аз түгел. Владимир Королев район мәгариф бүлеге дәрәҗәсендә, ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән һөнәри осталык өчен күп тапкыр билгеләп үтелгән, 2012 елда,  иң яхшы информатика укытучысы буларак, грантка лаек булган. Ел саен ул математика укытучылары арасында уздырылган Республика олимпиадасы призеры була һәм махсус фән буенча тест үтүдә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

Владимир Викторович Бөтенроссия “Россиянең ел укытучысы“ бәйгесе төбәк этабының зональ турында район данын яклаячак, анда аның белән бергә  Татарстан Республикасының иң яхшы мөгаллиме исемен алу өчен безнең  укытучыларыбыз Лилия  Яфизова һәм Марс Бикулов та  көрәшәчәк.

 

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International