Дөрес мәгълүматлар өчен

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Хезмәт иминлеге буенча координацион советның чираттагы утырышы узды.

 

Анда хезмәт шартлары торышы һәм зарарлы яки куркыныч хезмәт шартларында эшләгән өчен компенсация түләү турындагы район оешмалары тапшырган мәгълүматларның дөреслеген мониторинглау нәтиҗәләре хакында киңәштеләр.

 

– Әгәр оешмаларда хезмәт шартларына яки эш урыннарын аттестацияләүгә махсус бәя бирү материаллары юк икән, хезмәт шартлары турындагы юлда мәгълүматлар буш булырга тиеш, – дип билгеләп үтте Венера Стоянова. – Чөнки хезмәт шартларының зарарлы булу факты документаль рәвештә дәлилләнергә тиеш. Эш урыннарын аттестацияләү  вакыты чыккан (5 ел) һәм  расланмаган хисап материалларына нигезләнгән мәгълүматлар дөрес түгел дип санала.

 

Аннан соң хаталар табылган оешмаларның хезмәт иминлеге буенча белгечләре тыңланды.

Координацион совет статистика бүлегенә исәп-хисап битләрен тутыру өчен мөһим булган мәгълүматларны белгечләргә җиткерергә дигән карар чыгарды. Ә оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләренә хезмәт шартлары турындагы мәгълүматларны бары тик махсус бәягә нигезләнеп кенә тәкъдим итәргә боердылар.

Советның чираттагы утырышын “Аксубай“ агрофирмасының терлекчелек фермасында уздыру планлаштырылган, анда терлекчеләрнең хезмәт шартларын тикшерәчәкләр.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International