Мәскәүне яуладылар

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Аксубай мәктәп укучылары халыкара ораторлык осталыгы олимпиадасында җиңү яуладылар.

“Мәскәүдә милләтләр йортында  туган телдә (рус телле булмаган) белем алучы авыл мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен “Минем рус телем“ Бөтендөнья бәйгесе үтте.

Бәйгедә бөтен илдән мәктәп укучылары катнашты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан бәйгенең барлык этапларында да иң актив катнашучы булган – теркәлүчеләр саны 300дән арткан. Төбәк этабында  җиңгән алты укучы Мәскәүгә финалда катнашуга чакырылды. Анда шулай ук Якутиядән, Башкортостаннан, Чуашстаннан, Тыва Республикасыннан да укучылар бар иде.

Татарстаннан катнашкан укучылар командасы бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Аксубай укучылары Айназ Сөләйманова (Иске Мокшино мәктәбе) һәм Лина Пилайкина (Иске Тимошкино мәктәбе) икенче дәрәҗә диплом ияләре булдылар. Финалчылар үзләрен күрсәтеп, башкаларны тыңлап, бәя биреп бетергесез тәҗрибә һәм илебезнең  җитәкче галимнәреннән киңәшләр алдылар.

– Без Мәскәүдә беренче тапкыр булдык – ул бик зур шәһәр, –  дип сөйләделәр олимпиада җиңүчеләре. – Күргәннәрне сөйләп бетерерлек түгел! Мәскәү – ул уникаль тарихи үзәк.  Безнең гүзәл башкалабыз Россиянең бөтен тарихын, сынлы сәнгатьнең барлык һәйкәлләрен, бөтен рус төсен үзенә сыйдырган диярсең.

Олимпиадада катнашучылар өчен Мәскәү буенча сәяхәт оештырдылар. Алар Кызыл  мәйданны, Воробьев тавын күрделәр, китапханәләрдә, чиркәүләрдә булдылар. Якутиянең сәнгать осталары гала-концертын тамаша кылдылар.

– Без үзебезгә яңа дуслар таптык, Мәскәүдән яшьтәшләребез белән таныштык, сәхнә осталыгы күнекмәләре алдык, – дип дәвам иттеләр Айназ белән Лина. – Без укытучыларыбыз Елена Витальевна һәм Людмила Аркадьевнага рәхмәт белдерәбез, аларның булышлыгы белән без бу бәйгедә катнашу мөмкинлеге алдык. Нәкь менә алар башыннан алып ахырына кадәр безне җиңүгә алып килделәр.

Дипломантларны әзерләгән Елена Шугаева һәм  Людмила Тихонова югары һөнәри осталыклары өчен РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм  Саха Республикасы (Якутия) милли мәктәпләренең  Фәнни-тикшеренү институты исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Мәктәп директорлары үз чиратларында мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов һәм Балалар сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруретдиновага үзенчәлекле костюмнар тәкъдим иткәннәре өчен рәхмәт белдерәләр.
Ольга Макарова

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International