Шат күңелле юбиляр әби

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Яңа елның гыйнвар ае озын гомерле юбилярларга бай.

 

Айның беренче көннәрендә үк Яңа Ибрай авылында гомер итүче Шәмсекамар Кәмәриева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кабиров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева килделәр. Бәйрәм гаеплесе күрше Яңа Чишмә районында балаларында кунакта булган. Аның сүзләренчә, ул сәяхәт итәргә, балаларында кунак булырга ярата.

Илшат Заһидуллин Шәмсекамар Исхак кызына РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды, бүләкләр тапшырды.

Шат күңелле юбиляр әби мул табын артында тормышы турында бәян итте. Аның әтисе 1942 елда яу кырында ятып калган һәм ул әнисе белән колхозда эшләгән. Аның сөйләвенчә, ул туган ягына гашыйк кеше, шуңа күрә гомере буена туган авылында яшәгән. Тормыш иптәше Гайфетдин белән алар 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер аның 18 оныгы, 15 оныкчыгы һәм хәтта оныкчыкларының балалары бар.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International