Йөзгә кадәр яшәгез

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Фатыйма Әхмәтвәли кызы Мөдәрисовага 90 яшь тулды.

 

Юбиляр Иске Кыязлы авылында туып үсә. 1941 елда әтиләрен фронтка алалар. 1942 елда үлеме турында кара кәгазь килә. Әниләре биш бала белән кала. Фатыйма гаиләдә икенчесе була. Унике яшеннән колхоз эшенә “җигелә“ –  фермада бозау караучы булып эшли.

 

Сугыш чоры буыны вәкилләре кебек, Фатыйма да шәхси вакыты белән исәпләшмичә, бар көченә хезмәт куярга күнеккән. 1955 елда үзе кебек уңган, булдыклы авыл егете Фатыйхка кияүгә чыга. Алар үрнәк гаилә, үрнәк пар булып гомер итәләр. Мөдәрисовлар нигезендә зур йорт торгызалар. Бер-бер артлы балалары – алты уллары һәм бер кызлары дөньяга килә.

 

Фатыйма Әхмәтвәли кызы белән Фатыйх Мөхетдин улы балаларын да хезмәткә, тәртипкә өйрәтеп тәрбияләп үстергәннәр. Аларның белем алулары өчен тырышканнар. Балалары төрле өлкәләрдә – педагогикада, зоотехникада, кооперациядә, юл хуҗалыгында хезмәт куялар, абруйлы, хөрмәткә ия кешеләр булып җитешкәннәр, Лениногорск шәһәрендә яшиләр.  Бер уллары – Минзөфәр Фатыйх улы – Иске Кыязлы мәктәбе директоры, традиция буенча туган авылында калган. Әти-әнисе бүген аның гаиләсе белән кадер-хөрмәттә  яши.

 

– Ходай Тәгалә миңа тугры, кече күңелле тормыш иптәше насыйп итте, без 62 ел иңгә иң куеп бик тату яшәдек, – дип сөйли Фатыйх Мөхетдин улы.

 

Шулай ук балалары да әти-әниләренә рәхмәт сүзләре яудырдылар:

 

– Сез безне авыр вакытта үстердегез, кыенлыкларны җиңәргә, өлкәннәрне хөрмәтләргә өйрәттегез. Сезне сау-сәламәт күрүдән дә зуррак бәхет юк безнең өчен. Бергә тагын озак еллар яшәргә насыйп итсен.

Район вәкилләре Мөдәрисовлар йортына бүләкләр, күчтәнәчләр, чәчәкләр белән килделәр. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин РФ Президенты Владимир Путинның өлкән буын вәкилләренә юлланган хатын укыды, балаларын, 18 оныгын һәм 8 оныкчыгын  сөендереп тагын озак еллар исәнлектә яшәргә язсын, дип теләде.

 

Котлауларга халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм җирлек башлыгы Газинур Дәүләтшин да кушылдылар.

 

 


Ольга МАКАРОВА. Автор фотосы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International