Чакыру кампаниясе нәтиҗәләре буенча

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин йомгаклау утырышында хәбәр иткәнчә, 2017 елның көзендә гражданнарны хезмәткә чакыру бурычы үтәлгән.

Хәрби комиссариатка 48 кешене армиягә чакыру һәм Кораллы Көчләр сафларына озату бурычы куелган булган, шул исәптән хәрби-исәп белгечлекләре буенча  әзерләнгән 21 егетне. Куелган бурыч 100 процентка үтәлгән.

Чакыру комиссияләренә районнан 214 егет чакырылган. Район буенча хәрби хезмәткә яраклылык күрсәткече 95,3 процент тәшкил иткән. Егетләрне армиягә озатуга бәйле дисциплина һәм тәртип бозулар булмаган.

- Шулай да көзге чакырылышны оештыру һәм тәэмин итү нәтиҗәләре буенча Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариатында җитешсезлекләр ачыкланган, – дип билгеләп үтте Дмитрий Иванович. –  Медицина комиссиясе табиб-белгечләре  төп документларга төшенеп җитмиләр. Шуңа бәйле безнең алга 2018 елның 1 мартына кадәр шәхси состав һәм табиб-белгечләр белән берлектә нәтиҗәләрне өйрәнү һәм анализлау, хилафлыкларны бетерү планын төзү бурычы куелды.

Армиягә чакырылучыларның шәхси эш карточкаларын дөрес тутыруны тикшерү комиссиянең сыйфатлы эшен оештыру, призывникларның ата-аналары белән очрашулар үткәрү бурычы да безгә йөкләнгән. Утырышта ассызыкланганча, хезмәттән качып йөрүчеләрне эзләү эшен ничек тә камилләштерү кирәк. Монда җирлек башлыклары, ЭЭМ хезмәткәрләре белән бергә эш итәргә.

Утырыш күңелле нотада төгәлләнде. Хәрби комиссар Дмитрий Палаткин 2017 елның көзендә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру чорында үҗәтлек, тырышлык күрсәткәннәре өчен Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы – Валерий Альметкинга, Урмандеево авыл җирлеге башлыгы – Валерий Николаевка, башлангыч хәрби исәпне алып баруда җаваплы хезмәткәрләр –  Иске Тимошкино җирлегеннән Наталья Яшмурзинага һәм  Иске Кармәт авыл җирлегеннән Наталья Муртазинага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International