Чанада, тимераякта шудылар, хоккей уйнадылар

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Елның иң озын бәйрәм яллары тәмамланды.

 

Һәм күп кенә аксубайлылар аларны актив ялга багышлады. Бу аеруча да кичке вакытта күренде – парклар, үзәк мәйдан, үзәк шугалак яраткан ял һәм селфи төшерү урыны булды. Белем бирү һәм бюджет учреждениеләре үзләренең административ биналары янында кар шәһәрчекләре төзегәннәр, биналарны һәм чыршыларны кичке вакытта яктыртып торучы иллюминацияләр белән бизәгәннәр. Үзенчәлекле карлы патшалык үзәк мәйданда төп чыршы янында да пәйда булды.

 

Барысы да шугалакка

 

Үзәк шугалак беренче гыйнвардан эшли башлады. Кешеләр моннан караңгы төшкәч кенә таралышты. Иртә белән монда хоккей баталияләре кайнады – бу кышкы спорт төрен яратучы аксубайлылар туп уйнарга һәм бозда алка куарга килделәр. Төш вакыты җитүгә балалар-яшүсмерләр мәктәбенең хоккей командалары шөгыльләнде. Җанатарлар ярышлар вакытында яраткан командалары өчен җан аттылар – үзәк хоккей мәйданчыгында кышкы каникулларда ветераннар һәм яшьләр арасында хоккей турнирлары, Кыш бабай призына ир-атлар командалары арасында Аксубай муниципаль районы Беренчелеге, яшьләр арасында Раштуа турниры узды.

Ә кич белән монда алма төшәр урын юк иде – көн саен тимераякта шуарга 200дән артык кеше килде. Хәтта тимераякта яңа гына шуарга өйрәнгән пенсионерлар да бар иде.

– Аксубайга әти-әниләр янына кайтуыбызга бик шатбыз, үзәк шугалак шәһәрнекеннән бер дә аерылып тормый, тимераякларны куллануга алып тору да кыйммәт түгел, яңгырап торган музыканың матур һәм яктырткычларның күп булуы аеруча да сөендерде, – дип бүлештеләр Иван һәм Ирина. – Мәктәпкәчә яшьтәге балаларыбызны да менә беренче тапкыр алып чыктык.

 

Үзәк чыршы

Һәр елны Яңа ел каникулларында Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре балалар өчен үзәк мәйданда уеннар оештыралар. Бу юлы да балалар гүзәл чыршы янында шау-гөр килеп уйнадылар, бәйгеләрдә катнаштылар һәм оештыручылардан татлы призлар алдылар. Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Николай Еграшкин сүзләренә караганда, алар оештырган уеннар зур уңыш казанды – быел алар өч көн рәттән уздырылды һәм анда 100дән артык кеше катнашты.

Саф һавада актив ял һәм кышкы уеннар – бюджетлы ял гына түгел, каникулларда җыелган артык авырлыктан арыну мөмкинлеге дә. Шуңа өстәп, күпләр тауларга һәм шугалакларга балалары, гаиләләре белән чыктылар, ә бу исә гаиләләрне берләштереп кенә калмый, яхшы кәеф бүләк итә һәм сәламәтлекне ныгыта.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International