Нияте – йөзгә кадәр яшәү

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Азат поселогыннан Гелметдин Абушаев үзенең 90 яшьлек туган көнен гаиләсе һәм күп сандагы кардәш-туганнары белән бергәләп билгеләп үтте.

Юбилярны район башлыгы Камил Гилманов һәм Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин, чәчәкләр, бүләкләр һәм РФ Президенты Владимир Путиннан тәбрикләү хаты тапшырып, ихластан тәбрикләделәр.

Ветеран белән аралашу вакытында район башлыгы бүгенге көндә районда барган үзгәрешләр, алдагы елга планнар белән уртаклашты. Гелметдин Шәйхетдин улы актив җәмәгатьче, Ленин исемендәге колхозның алдынгы хезмәткәре булган. Шуңа күрә туган төбәгенең нинди планнар белән яшәве аның өчен  мөһим.

– Үземнең хезмәт юлымны мин Ленин исемендәге колхозда хисапчы булып башладым, сугыш башлангач мине бригадир итеп билгеләделәр, – дип искә алып сөйли ветеран. –  Һәр чорның, һәр заманның үз авырлыклары. Без эшләгән чорларда дәүләт бишьеллык план билгели һәм куелган бурычларның үтәлүен таләп итә иде. Уйлап карасаң хәтта чиләк тотып йорт саен йомырка җыеп йөри идек бит... Бүгенге тормышны һич кенә дә начар дип әйтеп булмый.

Юбиляр лаеклы ялга киткәнче туган колхозында хезмәт куя, соңгы елларда хуҗалык мөдире булып эшли. Гаиләсендә дә ышанычлы тыл була. Тормыш юлдашы Сәкинә (бүген якты дөньяда юк инде) белән алар 67 ел бергә гомер итеп, 7 балага гомер бүләк итәләр. Бүгенге көндә гаиләсе белән бергә яшәүче оныгы Фәрит ветеранның төп терәге һәм булышчысы.

Алар яшәгән нигездә оныклар да, оныкчыклар да тәгәрәп үскән. Юбилей көнне дә кунаклар өзелмәде. Алар якын кешеләренә сәламәтлек, иминлек теләделәр. Ветеран исә, “хәрәкәт – ул тормыш“ шигаренә таянып, йөзгә кадәр яшәргә вәгъдә итте. Олы яшьтә булуына карамастан ул оныкчыгын тәрбияләүдә генә түгел, йортта маллар карарга, хуҗалык эшләрен алып баруда да нык ярдәм итә.


Людмила ЖАРЕНОВА. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International