Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Мәгариф бүлеге 2018 елда БДИ тапшыруда катнашуга гариза бирү вакыты турында хәбәр итә.

11 сыйныф укучылары, узган елгы чыгарылыш укучылары БДИда катнашуга гаризаларны 1 февральгә кадәр тапшырырга тиеш.

– Гадәттәгечә, 11 сыйныф укучылары гаризаны үзләре белем алган мәктәпкә тапшыралар, ә Аксубай районында теркәлгән узган еллар чыгарылыш укучылары исә – мәгариф бүлегенә, – дип аңлатма бирде методист Татьяна Борисова.

– Сәламәтлекләре чикле укучылар гаризадан тыш психология-медицина-педагогика комиссиясе тәкъдименең күчермәсен, инвалид балалар һәм инвалидлар инвалидлык турындагы белешмәнең төп нөсхәсен яки аның  тиешле тәртиптә расланган  күчермәсен тапшырырга тиеш.

Шулай ук гаризага БДИда катнашучының шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә рөхсәте һәм балигъ булмаган баланың шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә аның ата-анасының (канунлы вәкилнең) ризалыгы тәкъдим ителә.

Чыгарылыш укучылары сайлаган имтиханнар буенча мәгълүматлар 15 гыйнварга кадәр дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрүне тәэмин итү буенча төбәк мәгълүматлар системасына кертелә. Укучылар гаризада күрсәтелгән имтиханнар исемлеген нигезле сәбәпләр (документаль расланган авыру яки башка сәбәпләргә бәйле) булган очракта гына үзгәртергә хокуклы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International