Минималь хезмәт хакы артты

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

 

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль  яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә,  1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме 9489 сумны тәшкил итәчәк. 

 

Хезмәт канунына нигезләнеп, эшченең айлык эш хакы билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән түбән булырга тиеш түгел.  “Хезмәт канунының минималь хезмәт хакы  түләүгә кагылышлы өлешен бозган җитәкчеләр административ җаваплылыкка тартылачак“, –  диелгән министрлыкның рәсми сайтында. Моңа бәйле эшчегә исәпләнелгән эш хакы (айлык норма һәм  хезмәт бурычлары тулысынча үтәлгән очракта)  минималь хезмәт хакы күләменнән түбән булган очракта, ул ТРның Дәүләт хезмәт инспекциясенә, судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итә ала. Хезмәт кануны бозылганда исә  административ штрафка тарту каралган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International