Гашыйклар өчен яз - күңелле парлы тормышка, сүрелмәс мәһәббәткә алып килә торган чак

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

Гашыйклар өчен яз - күңелле парлы тормышка, сүрелмәс мәһәббәткә алып килә торган чак.

Һәр кешенең яраткан һәм көткән ел фасылы бар. Кемдер кышны ярата, ә кемнедер ямьле җәй сокландыра.  Күпләр өчен яз аеруча күңелләренә хуш килә. Язын табигать җанлана, күңелләрдә яңа хисләр туа. Бу вакытта тормышка карата шатлык хисе тагын да арта. Гашыйклар өчен яз - хисләр ташый, йөрәкләр дәртләнә торган вакыт. Шуңа күрә дә яшь парлар яз көне кавышып бәхетле гаилә корырга телиләр. Шушы матур хисләр дулкыны Венера һәм Илшат Шакировларнын 2018нче елның беренче җылы көннәрендә, кояшлы март аенда кавышу карарларына  йогынты ясады. Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының гражданлык хәле актлар төркәү бүлеге яшь парны  яңа тормышка аяк басулары белән чын күңеленнән тәбрик итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International