2018 елның 21, 22 март көннәрендә “Без бергә – 2018” балалар иҗаты Республика конкурсының муниципаль этабы уздырылды.

2018 елның 30 марты, җомга

Әлеге Фестевальдә  аерым укучылар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясадылар. Барлыгы 30 белем бирү учреждениесеннән 1650 укучы үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Фестеваль 2 группага бүленеп уздырылды:

  • 8-12 яшь -кече яштәгеләр  группасы;
  • 13 -15 яшь –өлкән группа;

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырылды:

  • Халык җырлары;
  • Халык ансамбльләре;
  • Хореография;
  • Инструменталь  ансамбльләр;
  • Мода театры;

Шулай ук аерым “Иҗади гаилә” номинациясе уздырылды.

  • ль конкурс 2  этапта  уздырылды.

- 1 зона  этабы 21 мартта район Мәдәният йортында һәм Иске Тимошкино урта мәктэбе базасында үтте.Зона этабында җиңгән укучылар 22 март көнне район Мәдәният йортында конкурсның финал өлешендә катнаштылар.Икенче этаптан сайлап алынган  иң уңышлы чыгышлар белән Аксубай районы данын укучыларыбыз 6 апрель көнне Яңа Чишмә районында уздырылачак республиканың зона этабында яклаячаклар.

Аларга уңышлар телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International