Беренчел профсоюз оешмалары рәисләре  катнашкан зона семинар-киңәшмәсе

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Беренчел профсоюз оешмалары рәисләре  катнашкан зона семинар-киңәшмәсе

Аксубай районы беренчел профсоюз оешмалары рәисләре  ТР Алексеевск районында узган зона семинар-киңәшмәсендә катнаштылар.Анда Чистай, Нурлат, Яңа Чишмә, Аксубай, Әлки, Спас, Чирмешән районнарыннан 130дан артык кеше катнашты.

 Киңәшмәне  республика Профсоюз оешмасы  рәисе  Калашников О. А., Алексеевск Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Чурин. Н.П ачтылар.

Программа нигезендә семинарның беренче өлешендә белгечләр чыгыш ясады Икенче өлешендә Татарстан Республикасының атказанган юристы, судья югары квалификация класслы, отставкадагы Гусева Л. А.” Дәүләт сәясәте өлкәсендә  законнарны үтәү”темасы буенча тыңлаучыларга бик күп мәгълүмат бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International