Ил сөт базарының чираттагы коллапсы  стратегик  җайга салу кирәклеген исбатлады

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

 Ил сөт базарының чираттагы коллапсы  стратегик  җайга салу кирәклеген исбатлады

Бизнес-ОНЛАЙН оештырган түгәрәк өстәл артында  сөйләшү авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшләрне җайга салу, ни өчен сөт җитештерүчеләр тоткыннар  булып чыгуы , импортны күзәтү турында барды.

Чарада  өлкә Комитеты рәисе урынбасары ,аграр мәсьәләләр буенча дәүләт Думасы, сөт җитештерүчеләрнең «Союзмолоко» Татарстан Республикасы Президенты Айрат Хәйруллин,  авыл хуҗалыгы министрының  беренче урынбасары Николай Титов,  фермерлар Ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, фермерлар,  сөт эшкәртүче предприятиеләрнең генераль директоры , «КЖК Логистик» генераль директоры катнашты.  Киңәшмәгә чакырылган трейдерлар гына катнашуны кирәк дип тапмадылар бугай.

Янгынга кадәр чаткыны сүндер!

Эксперт буларак,  әлеге хәлне бик яхшы аңлаган  РФ дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин чыгыш ясады . Сөт сатып алу бәяләре кинәт төшүе турында сөйләде.  Татарстан республикасы президенты һәм авыл хуҗалыгы министры да  хәл итәргә вәгъдә бирүләрен искәртеп үтте.Дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә тырыштылар, ләкин бу ялгыш булуын әйтте.

Айра т Хайруллин авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары  Джамбулат Хизирович  Хатуовка рәхмәтен белдерде.Нәкъ менә шул җитәкче белән  дистәләгән  киңәшмәләр уздырылды, проблеманы хәл итү юллары эзләнде диеп фикерен белдерде.

Барсыннан да күбрәк Татарстан югалта .

Сөт тармагы лидеры Татарстан  Россия Федерациясе буенча 9% сөт  җитештерә һәм иң куп югалтучы да ул. Фермерлар Ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров  крестьяннар бу авырлыкка түзмичә үзләренең терлек санын киметәячәкләр, бу дәүләткә зур зыян салачак, ә терлекләр санын арттыру җиңел булмаячаклыгын , кимендә 10-12 ел кирәклеген әйтте.Бер тапкыр мондый ялгышлыклар эшләнде , инде шул ялгышларны кабатламаска өндәде.

Дәүләт ярдәменнән башка ил базарына чыгып Евросоюз илләре белән сынашырга көч җитмәячәген, бары тик дәүләт ярдәме белән эшне җайга салып булуы турында Айрат Хайруллин үз фикерен белдерде.

Калган катнашучылар да үз фикерләрен белдерделәр.  «Һәр җитештерүче – тоткын бу вәзгыятьтә», - дип чыгыш ясады сөт  җитештерүче Елена Белоглазова. Дәүләттән субсидияләү әлеге этапта бик кирәк икәнен әйтте .

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар уртак фикергә килделәр.

Министрының беренче урынбасары Николай Титов  ТР авыл хуҗалыгы Министрлыгы карары белән сөт җитештерүчеләргә3 ай дәвамында ярдәм күрсәтергә һәм җитештерүчеләргә аена  280 миллион сум бүленеп биреләчәген әйтте. Татарстан Республикасы министрлыгы мондый ярдәмне беренче тапкыр гына курсәтми инде,алдагы елларда да министрлыкның ярдәмен тойдылар.

«Дәүләт бигрәк тә бик авыр  мизгелләрдә булышлык күрсәтергә тиеш , агроэкономик сәясәтне ничек үзгәртү турында уйларга тиеш , ә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы  базарларга фальсификат һәм суррогат сөт продукцияләре булмавын катгый контрольдә тотарга тиешләр”, - дип утырышны   йомгаклады  Айрат Хәйруллин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International