Бар шундый бәйрәмнәр, алар турында онытырга ярамый, истә тотарга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк

2018 елның 11 мае, җомга

Бар шундый бәйрәмнәр, алар турында онытырга ярамый, истә тотарга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк. Шундый вакыйга безнең өчен - Җиңү көне. Әлеге вакыйгага багышлап “Хыял” балалар приютында “Җиңү Фейервергы” дип аталган бәйрәм концерты узды. Анда приютта тәрбияләнүчеләр бик теләп үз осталыкларын күрсәттеләр. Концерт программасының сюжеты  сугыш еллары эпизодларын торгызу иде. Ихлас чыгышлар , күңелле бәйрәм атмосферасы беркемне дә ваемсыз калдырмады. Бигрәк тә «Хәрби вальсы» дулкынландыргыч булды. Укучыларыбыз шундый матур  чыгышлары аша  үз тормышы һәм хезмәте белән Җиңү яулаган кешеләргә хөрмәтләрен күрсәттеләр

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International