Җиңүгә илткән авыр юл

2018 елның 15 мае, сишәмбе

       Федоровка интернат-йортында бер-бер артлы Бөек Җиңүнең 73  еллыгына багышланган чаралар уза. Монда 5 Бөек Ватан сугышы ветераны (тыл хезмәтчәннәре) яши.

Бүген социаль эш буенча белгече Руфиль Дәүләтшин «Җиңүгә юл» дигән кичә оештырды.

Чараның максаты – Бөек Ватан сугышы истәлекләрен саклап калу,үз хезмәтләре белән Җиңү көнен якынайткан кешеләрне барлау,аларга хөрмәт күрсәтү иде. Авыр

сугыш елларын кичергән  Анастасия Морозова, Минкамал Нургатина яштән үк терлекчелектә хезмәт куюлары турында сөйләделәр. Анастасия Сергеевна дуңгыз караучы булып эшләвен әйтеп китте.Раиса Ивановна Шевченко  да балачагының бик авыр булуын сөйләп китте. Ул сугыш башланганда эвакуация вакытында әти-әнисен һәм туганнарын югалту авырлыгы, ачысы  турында сөйләде.

 Барлык катнашучыларга Бөек Җиңү символы – Георгий тасмалары тараттылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International