15 май көнне үзәк паркта «Мәдәни көндәлек» проекты буенча бәйрәм узды

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Бәйрәм белән  мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев һәм  Аксубай үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева котладылар.

Сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар чыгышы бәйрәмне бизәде.Район мәдәният йорты артистларының чыгышларын барлык тамашачы да яратып кабул итте..

Мәдәни проектта  30 мәктәптән 1281 укучы катнашкан.Мәктәп этабында 12 мәктәптән 39 укучы җиңгән. 15 майда район этабына йомгак ясалды.

1-4 сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр:

Беренче урыннар: Никита Зайцев (№3 нче Аксубай урта гомум белем мәктәбе) Азалия Шәрифуллина (№2 Аксубай урта гомум белем мәктәбе), Назыйм Вәлиев һәм Дарья Наумова (Иске Мокшино урта гомуми белем мәктәбе).

Икенче урыннар: Зарифа Вәлиева һәм Дарья Кузмина (Иске Мокшино урта гомуми белем мәктәбе ), Кирилл Данилов һәм Ксения Пикаловой (Иске Ильдеряк урта гомуми белем мәктәбе).

Өченче урынна: Рафаэль Нургатин (1нче Аксубай урта гомуми белем мәктәбе), Яна Чентаева (2нче номерлы Аксубай урта гомуми белем  мәктәбе), Регина Черникова һәм Зарина Пимурзина (№3 нче Аксубай урта гомум белем мәктәбе).

 «Мәдәни гаиләсе» номинациясендә призлы урыннарны Зайцевлар (Никита – 1 класс, №3 нче Аксубай урта гомум белем мәктәбе), Валиевлар (Назыйм – 3 класс,Иске Мокшино урта гомуми белем мәктәбе) һәм Наумовлар (Дарья – 4 класс, Иске Мокшино урта гомуми белем мәктәбе) гаиләләре алды.

«Мәдәни класс» номинациясендә 3 нче Аксубай урта гомуми мәктәбенең 3 Б сыйныфы  ( 3сыйныф җитәкчесе – Гөлгенә Хөснуллина) һәм Иске Мокшино мәктәбенең 4 А сыйныфы(сыйныф җитәкчесе – Ирина Павлова) җиңүче булдылар

Барлык призерлар да мәгариф бүлегенең почет грамоталарына һәм китапханә системасыннан энциклопедиясенә лаек булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International