Бәйрәм көне барыбызга да кадерле...

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Бәйрәм көне барыбызга да кадерле...

Федоровка картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтү өчен интернат территориясендә урнашкан “Җиңү” скверына җыелдылар.

Аксубай шәһәр тибындагы бистәдән килгән җырчылар Татьяна Григорьева һәм Виталий Красновларның чыгышлары барлык тамашачыларның да кәефен күтәрде.Интернат директоры

Рузилә Равильевна Бәширова Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр һәм котлау хатлары тапшырды. Сугыш елларындагы җырлар яңгырады, Целищев Тимофей шигырь укыды,венок куелды һәм сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International