Халыкара музей көнне Аксубай туган якны өйрәнү музее да ишекләрен киң итеп ачты

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Халыкара музей көнне Аксубай туган якны өйрәнү музее да ишекләрен киң итеп ачты

Музей хезмәткәрләре «Хыял» приютында тәрбияләнүче балаларны җылы каршы алдылар. Музей директоры, Әлфия Рәшит кызы Нурхаметова балаларга әлеге бәйрәмнең бөтен дөньяда 1977 елдан бирле уздырылып килүе хакында сөйләде. Балалар «Тере чыганаклар»исемле фильм карадылар, аның буенча  районыбызда 130 чишмә, шуларның 39 легендага  ия икәнен белделәр.Әлеге чишмәләр турында Нурхаметова Ә.Рның үзе иҗат иткән “Ефәк юл буйлап” китабыннан да белергә була.  Музейның экспозицияләрен караганнан соң балалар хәтер китапка үз фикерләрен язып калдырдылар. Әлфия Рәшитовна приютка Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре В. И. Волковның “Туган ягым Аксубай” исемле китабын бүләк итте

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International